Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтачтан Садриевлар велотренажерлы булды

«Наз» үзәге белгечләре «Волонтер» активистлары белән Садриевларда кунакта булды.

Габдулла абый белән Рәдифә апа биш ел элек кызы белән киявен югалткан иде. «Булгария» теплоходы белән сәяхәткә киткән җирләреннән алар кире әйләнеп кайтмый. Балигъ булмаган ике бала әби-бабай тәрбиясенә кала. Кызганыч, күптән түгел Габдулла Садриев инсульт кичерә һәм ул район социаль яклау бүлегенә «Бейси дуал» велотренажеры алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге велотренажерны алырга шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәрипов, Илнур Шәйхуллин, «Сорнай» җәмгыяте җитәкчесе Тәуфыйк Гыйләҗев матди ярдәм күрсәткән.

«Волонтер» активистлары җитәкчеләре Эльвира Әхмадуллина белән аны җыеп, сынап та карадылар. Садриевлар гаиләсе игелекле эшмәкәрләргә, мөрәҗәгатьләрен кире какмаган бүлек кызларына, волонтерларга ихлас рәхмәтләрен белдерә, исәнлек-саулык тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250