Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхрахман Хәбибрахмановка 90 яшь тулды

Балтачта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхрахман Хәбибрахмановка 90 яшь тулды. Менә шулай ел саен республика көнен билгеләп үткәндә ветеранның балалары, онык-оныкчыклары кадерле кешеләрен гомер бәйрәме белән котларга төп нигезгә җыела.

- Еллар үтеп 90 тулганын сизми дә калганмын. Шушы 90 ел эчендә кайгысы да, шатлыгы да, авыр минутлары да, куанычлы көннәре дә күп булды, - ди юбиляр үзен туган көне белән котларга килүчеләрне каршы алганда.

Шөкер, Фәтхрахман абый әле үз аяклары белән йөреп, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, төп нигезне балкытып яши. Тормышта авырлыкларны күп күрергә туры килә аңа. Кечкенәдән ачлы-туклы тормыш, аннан соңгы сугыш һәм сугыш арты еллары - болар хакында ветеран зарланып түгел, яшь буынга гыйбрәт булсын дип бик озак сөйләде. Муллыкның кадерен, тормышның рәхәтен тоеп яшәргә өйрәтү аның максаты.

- Хатыным Минфарузның бакыйлыкка күчкәненә дә 24 ел булды. Инде аннан соң ике улымны соңгы юлга озаттым. Бик авыр минутлар булды, әмма кычкырып йөреп булмый, зур сабырлык белән үткәреп җибәрәсең. Үзем генә яшәсәм дә, ялгыз мин дип әйтә алмыйм. Балаларым, оныкларым гел килеп, хәлемне белеп торалар, рәхмәт үзләренә. Менә бит туган көнемне җитәкчелек тә онытмаган . Зурлап килгәннәре өчен аларга да рәхмәт, - ди ветеран куанычын яшермичә.

18 яшендә сугышка алынып, 3нче Белоруссия фронтында элемтәче булып хезмәт иткән Фәтхрахман Хәбибрахманов саубулашкан чакта озын гомернең сере нидә булуын да әйтте.

- Мин армиягә киткәнче намазлар укый, бик күп догалар белә идем. Хәрәм нәрсәләрдән тыелып яшәргә тырыштым, үз гомеремдә бер тәмәке тартмадым. Күңелемдә кешеләргә карата бервакытта да начарлык булмады, - диде ул.

Ә без юбилярның камил акыл белән дөньяның матурлыгын күреп, тормыштан ямь табып яшәвенә сокланып, кайтыр юлга кузгалдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250