Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән социаль яклау министры котлады

Таузар авылында яшәүче сугыш ветераны Мөдәрис Зәкиев бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

- Бу яшькә җитәрмен дип башыма да кереп карамады. Шөкер, тормышларыбыз мул, өстәлләребез тулы ризык хәзер, - ди ветеран юбилее белән котларга килүчеләрне каршы алганда.

Юбилее белән котларга килгән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм җирле җитәкчеләрне Мөдәрис абый күтәренке кәефтә каршылады, үзен олылап килүләренә рәхмәтле булуын белдерде.

Мөдәрис абый иң элек шахтада эшли. Сугыш башлангач, армия сафларына алына. Утлар-сулар кичеп, Берлинга кадәр барып җитә. Фашистлар белән күзгә-күз очрашкан минутлары турында аеруча дулкынланып сөйли. Үлем янәшәдә булганда да гомере бетмәгәч, исән-сау кайтырга насыйп була үзенә. Кайткач ук колхозга эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя. Тормыш иптәше Мәгъфируз белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Мәгъфируз апа бүгенге көндә мәрхүмә инде. 

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 95 яшьлек юбилей ветеран