Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бер ананың йөрәгендә биш хәсрәт

Кадер-хөрмәттә яшәвеңә куанып кайттык, әбекәй

Нормабаш авылында гомер кичерүче Зәйтүнә Фатыйхова 21 сентябрь көнне 90 яшен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район җитәкчелегеннән Илһам Гайнетдинов, Норма авыл җирлегеннән Радик Шәрипҗанов, Тимирязев исемендәге җәмгыять рәисе Булат Исрафилов, социаль яклау бүлегеннән Гөлнара Әхмәдиева килде. Җәмгыять рәисе Булат Сәйдәш улын әбекәй бигрәкләр дә куанып кабул итте.
- Исрафилов Сәйдәш белән бергә эшләдек без, - дип үзенең колхоз фермасында эшләгән чакларын искә алды. - Менә сине күргән юк иде, Булат дидеңме әле?!...
Кем генә килсә дә, олыларга барыбер үзләре эшләгән урыннан килгән вәкил якынрак дигән нәтиҗәгә киләсең.
Зәйтүнә әби озак еллар колхозда эшләгән кеше. Фермада сыер да сауган, бозаулар да үстергән, дуңгыз да караган, куяннар да үрчеткән, чеби дә тәрбияләгән.
- Урман кырында бер бик матур урын бар иде, - дип искә ала ул. - Шунда колхоз куяннар үрчетте. Ә чебиләрне, хуҗасы мәрхүмә булганлыктан, буш торган иске өйдә үстердек.

50 яшьтә лаеклы ялга чыга ул, аннан соң да ике ел колхоз эшен башкара әле.
Зәйтүнә әби җайлап кына торды, салмак адымнары белән ишеккә юнәлде. “Әйдәгез, үзем яшәгән өйгә чыгам, улларымны күрсәтәм”, дип, безне үзе белән әйдәде. Янәшәдә генә яңа өй салдык дип, әби иске өен сүттертмәгән, бүгенге көндә, үз көенә, гомер иткән йортында яши бирә. Килене дә, оныклары, оныкчыклары да каршы түгел, әбине ташламыйлар, бар да уртак, әби тәрбиядә, кадер-хөрмәттә.
Тәбәнәк авыл өенә килеп керешкә үк өй алдында фотосурәтләр каршы ала.
- Менә минем улларым, - ди Зәйтүнә әби. - Биш улым, бишесе дә җир куенында, берсе генә исән-сау.( Тәннәр эсселе-суыклы булды). - Менә монысы Фәрит, 6 яшендә машина астына кереп үлде...
Зәйтүнә әби алты ул таба, тик, ни кызганыч, биш улының  гомерләре генә кыска була. Ире Вәзыйх белән дә 22 ел гына яшәп кала, 22 ел булган көнне, өйләнешүебезнең көне-сәгате белән мәрхүм булды, ди әби ире турында. “Нык йөрткерә иде, сугыш арты елларында Кырымда бик авыр шартларда эшләгән кеше иде”, дип искә ала.
Иң олысы Рәхим исемле, Бөрбашта яшәгән, хуҗалыкта эшләгән, балта остасы булган,  Вакыйф дигәне Мәскәүдә яшәгән,  төзелештә эшләгән. Рәкыйф Нормабашта төп нигездә яшәгән, хуҗалыкта механизатор булган, аннан соң Фәрит, 6 яшьлек чагында ук күршедәге машина астына эләгеп үлгән. Бердәнбер исәне - 1965 елда туган Хәмите, Казанда яши, авиационный заводта эшләгән, хәзер каланың коммуналь хуҗалыкларының берсендә хезмәт куя, иң төпчеге Фәһим, Казанда яшәгән, ул да мәрхүм инде. Барысының гаиләләре бар. Кызганыч, Зәйтүнә әбинең бүгенге көндә 8 онык, 9 оныкчык.
- Шушы кадәр кара хәсрәт күреп тә кеше яши ала икән, - дип хәйраннар калып утыра әбекәй. - Алаһы Тәгалә тазылыгымны бирде инде, шул. Кара-каршы эшли торган иптәшләремнең әйбәт булуы да ярдәм иткәндер.”
Әйе, дөрес әйтә әби, бергә эшләгән хезмәттәшләреңнең яхшы булуы үзе үк гомерне озайта, кара эчле, мәкерле, авырлык килгәнне көтеп алган кешеләр белән эшләү бик яман. Зәйтүнә әбинең ул яктан бәхете булган. “Рәхмәт сезгә, рәхимле кешеләр, авыр вакытларда хезмәттәшегезгә таяныч булганыгыз, татулык-дуслыкны саклап эшли белгәнегез өчен”, диясе килә андый кешеләргә.
Зәйтүнә әби озак кына уйланып торганнна соң, болай диде:
-Мин колхоз эшендә иртәдән-кичкә кадәр эшләдем, балаларым тәрбиядә үсмәде. Мин кайтканда кич җитәр , инде көтү күптән кайткан, балалар кайсы-кая ятып йоклаган булыр иде. Кадерләп үстерә алмадым мин аларны, шуңа да иртә үлделәр...”Сагыш тулы Ананың йөрәген бик тә тырнап торучы халәт бу, сугыш арты балаларының әрнеп әйтә торган сүзе һәм яшь буынга балаларыгызны саклагыз, дип киңәш бирүе дә иде.
- Әби бик күпне күргән кеше безнең”, ди янәшәсендәге оныгы Рәйхан. - Безнең өчен әйтеп бетергесез кадерле кеше ул. Аңардагы тәрбияви сәләт, төпле киңәш - берни белән лә тиңләп булмаслык. Бик яратабыз әбине, озын гомер, бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телибез.

Кадер-хөрмәттә яшәвеңә куанып кайттык, әбекәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олылар