Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бер җылы сүз җитә күңелгә

Халыкара инвалидлар көне кысаларында районда оештырылган чаралардан физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр канәгать калды, дип беләбез.

«Биеп аякларыбыз арды, бер генә түгел, әллә никадәр җылы сүзләр ишеттек», ди алар. «Беренче тапкыр Яңгул авылында үткәнлектән, без дә бик куанып әзерләндек, – ди Яңгул мәдәният йорты директоры Гөлнара Сабирова. – Мөмкинлекләре чикле кешеләр белән бер дә аралашканым юк иде, алар икенче төрле икән, күңелләре яралы булса да, бер дә моң-зар ишетмәдем, барысы да шат, ихлас һәм көчле кешеләр, бик рәхәт булды алар белән».

«Фикердәш»ләр клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиевага да ункөнлекнең соңгы көне бик ошаган.«Мин генә түгел, безнең «Фикердәш»ләр дә бик ошатып, яратып калдылар, – дип сүзгә кушыла ул. – Рәхәтләнеп аралаштык, үзебезнең җыр-биюләребезне, күңелле уеннарда җитезлегебезне дә күрсәттек. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Сабирова белән сәнгать җитәкчесе Гөлназ Әхмәдуллина кичә оештырган вакытта да минем белән тыгыз элемтәдә тордылар. Бик ачык йөзле, ягымлы кызлар. Бәйрәмдә дә алар белән аралашу күңелдә җылы хисләр генә калдырды.Бәйрәм кичендә без ял итеп, тәмле, кайнар ризыклар белән сыйланып, биеп, җырлап, күңел ачып, бик канәгать калып, затлы бүләкләргә ия булып, шатланып кайттык».

Чыннан да, бәйрәм-гә зурлап, ихлас әзер-ләнүләре күренеп тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов да котларга килгән. Ул аларга гел дуслар дип дәшә, чыннан да, физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр нинди генә чара үтсә дә аңа мөрәҗәгать итә һәм ярдәм дә күрә. Бу юлы да Яңгулга кадәр килергә автобусын да юнәлткән, «Наз» үзәгеннән дә килүчеләр бар иде. Яңгул авылы жирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов белән бәйрәмгә әзерлек турында гел фикерләшеп торганнар. Шуңа да дуслары аны калкан итеп күрә, котлауларын алкышларга күмә, килүен куанып кабул итә. Бәйрәмне үткәрергә «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, идарә хезмәткәре Гөлия Әсхәдуллина, җирлектә яшәүче иганәчеләр – Рау-шания Исмәгыйлева, Илдар Рәфыйков, Рамил Гыйльфанов, Марат Әшрәфҗанов, Наил Нургалиевлар ярдәм иткән. Авылның уңган аш-су остасы Раушания Исмәгыйлева әзерләгән ризыклар телеңне йотарлык иде диләр. Уңган ханымга һәм дә колхозның ашханәсендә пешерүчеләргә алар бик рәхмәтле.

Яңгул – талантлы як. Җырчыларының моңлы тавышлары үзәкләрне өзә: Рәйсә Нәбиеваның, Диана Вилисованың җырлавы таң калдырды, гармунчылары да бер дигән: Рузилә Габделхакова, Наил Нургалиев, Хәмит Хәтимовның гармун моңнары әле дә колакта яңгырый, шагыйрәләре дә Кол Галидән ким түгел: каләм тибрәтүчеләр Сәлимә Габделхакова, Ленина Шәфигуллина укыган шигырьләр күңелләрне айкады, мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Балкыш» бию ансамбле бәйрәмнең нурлы бер бизәгенә әверелде. Җирлектәге «Ак калфак» җәмгыяте җитәкчесе Сәлимә Габделхакованың шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Дөнья матур –  сөя белсәң,

Дөнья матур – сөелә белсәң,

Карамыйча бөтен ваклыкларга,

Булганына сөенә белсәң.

Дөнья матур – түзә белсәң,

Дөнья матур – кичерә белсәң.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Дөньяның бар шатлыгына,

Матур итеп көлә белсәң.

Дөнья матур – эшли белсәң,

Дөнья матур –  яши белсәң,

Сынауларга бирешмичә,

Яшеннәрдәй яшьни белсәң.

Дөнья матур – күрә белсәң,

Дөнья матур – күренә белсәң.

Шул дөньяны каралтмыйча

Сихри моңга төрә белсәң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар көне кысаларында

erid: 2Vtzqv1AZW9