Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бер җылы сүз җитә күңелгә

Сәламәтлекләре чикле иптәшләр кышның беренче аен зарыгып көтеп ала, ни өчен дигәндә, айның беренче көннәреннән үк физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр көненә багышланган мәдәни чаралар, очрашулар, табын артларында сыйланулар башлана.

Республикабызда Инвалидлар көне ункөнлек кысаларында дәвам итә, нәкъ менә ун көн буена Балтачыбыз бәйрәм итә, аннан Яңгул җирлеге уңганнары барысын бергә җыеп, «Бер җылы сүз җитә күңелгә» дигән исем астында бәйрәм йомгагы үткәрә. Алар аны шулкадәр зурлап уздыралар ки, мондагы хөрмәт илә мөнәсәбәттән күзләр дымлана. Менә быел да Яңгул мәдәният йортына килеп кердек, авылның талантлары Рүзилә Габдрахманова белән Наил Нургалиев гармунда уйныйлар, җырлыйлар, — тыңлап туймаслык. Шагыйрә Ленина Шәфигуллинаны тыңлар өчен йөрәк үзе үк тә бирегә килергә атлыгып тора. Җирлек башлыгы Ранил Габдрахманов та биредә. «Яңа тормыш» җәмгыятенең идарә хезмәткәрләре дә оештыручылар белән берлектә йөгереп йөри, андагы сый-хөрмәткә, ризыкларның тәмлелегенә исең китәрлек. Язмыш тарафыннан кыерсытылган иптәшләребезне шушылай ихлас күңелдән, чын йөрәктән олылаган өчен аларның һәрберсен Аллаһ үзе зурласын. Авыл җитәкчеләреннән башлап һәрбер хезмәткәрнең әйтеп бетергесез дәрәҗәдә башкарган саваплы эшедер бу.

Без күргәннәрне «Фикердәш» клубын җитәкләүче Чулпан Габделганиева да куәтләде.

— Яңгуллылар ике ел рәттән инде бердәм команда төзеп, менә шушындый Инвалидлар декадасы ябылу чарасын үткәрә, — ди ул.

«Фикердәш» клубына йөрүчеләрне үзләренә кунакка дәшеп, күңелле ял программасы оештырып, мул өстәлләр артында кунак итәләр. Моның өчен Яңгул мәдәният йорты директоры Гөлнара Сабировага, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Әхмәдуллинага, авыл жирлеге башлыгы Ранил Габдрахмановка, Яңгул китапханәсе хезмәткәре Хәлимә Зариповага, Яңгул авылының иң оста пешекчесе Раушания Исмәгыйлевага, ике ел иң төп иганәче булган, иң юмарт «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновка, шулай ук иганәчеләр Рамил Гыйлфановка, Илдар Рәфыйковка, көне буе мул табын әзерләүдә катнашкан Яңгул кызлары Гөлия Әсхадуллина, Гөлия Нәбиева, Эльмира Гыйлфановага, Яңгул мәдәният йортының үзешчән коллектив кызларына — егетләренә, бәйрәмгә килүчеләрне гармун моңына күмеп каршы алучы оста гармунчылар Рүзилә Габдрахмановага, Наил Нургалиевка, үзенең күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен бүләк иткән Ленина Шәфигуллинага, җырчы Эльмира Сәләхетдиновага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

«Бер җылы сүз җитә күңелгә» дигән әлеге кичәне яңгуллылар дәвамлы итәргә тели. Бирсен, Раббым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар көне кысаларында