Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Беренче агент

Ор авылында туып-үскән Әлфия Мөбәрәкша кызы кечкенәдән сабыр, нык йөрәкле, тәвәккәл була.

20 яшендә Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан авылдаш егете Шәйдулла Шәрифуллин белән гаилә коралар алар. Ләкин яшь парларга берара аерым яшәргә дә туры килә – Шәйдулла абзыйны Донбасс якларына эшкә җибәрәләр. Ә Әлфия ханым әти-әнисе белән Карадуган авылына күченә. Әлфия апа Карадуган мех әйберләр тегү фабрикасына эшкә урнаша, озакламый аның төгәллеген, эшне оештыра белү сәләтен күреп алып, склад мөдире вазыйфасына билгелиләр.

Тормыш иптәше Шәйдулла кайткач, алар 1954 елда Балтачка күченәләр, 1958 елда яңа йорт җиткезеп керәләр. Бер-бер артлы Нурвагыйз, Резеда, Нурулла исемле өч балалары туа. Әлфия ханым хезмәт юлын райпо системасы белән дә бәйли, анда шулай ук склад мөдире була, кино челтәре оешмасында билет сатучы да булып эшләп ала. Чөнки Шәйдулла абый шушы өлкәдә эшли торган була. Аны райондашлар киномеханик Шәйди дип белә. Шәйдулла абзый агитбригада белән авылларга йөри, кино кую хезмәтен дә башкара, шофер да була. Алар Әлфия апа белән 40 ел парлы гомер итәләр.

Әлфия апаның хезмәт юлының 17 елы “Росгосстрах” иминият компаниясе белән бәйле. Ул 62 яшенә кадәр биредә иминиятләүче агент булып эшли. Башлангыч чорында берничә ел районда берүзе хезмәт куя. Ә аннан соң коллектив киңәя, яңа кадрлар эшкә кайта башлый.

Әлфия апаны юбилее белән тәбрикләргә килгән “Росгосстрах” оешмасының бүгенге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов: “Әлфия апаны эшкә “Росгосстрах”ны районда булдырган, хәзерге көндә дә халыкка хезмәт күрсәтүче оешмасының бинасын төзеткән Рәшит Нотфуллин кабул итеп алган, лаеклы ялга да ул озаткан. Әлеге оешманың шундый бай тарихы, матур үткәне бар. Алар бердәм, бик тату коллектив булганнар. Әлфия апа районыбызның беренче чын профессионал агенты булып тора. Аны әле дә коллективта сагынып искә алалар, күп кенә райондашлар хәтерләрендә саклый!” – диде.

Әлфия апа, чыннан да, кешеләр белән аралашырга, яңалыкка омтылырга яраткан. Кыю, җитез, төгәл, пөхтә булганы өчен аны хөрмәт иткәннәр.

Юбиляр бүгенге көндә кызы Резеда белән кияве Тәлгать Таҗиевлар гаиләсендә, тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйдулла абый Шәрифуллин хөрмәтенә салынган яңа, матур йортта гомер итә.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар