Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бергә гомергә

Чепья авылында яшәүче Черновлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Нинди сәбәп белән килүемне белгәч:
- Кирәкмәс иде. Безнең кебек 50 ел яшәүчеләр азмыни районда? - диде Мария Федоровна зур тыйнаклык белән.
Аз түгел, билгеле, әмма матур һәм үрнәк гомер юлы үткәннәр, үзләреннән соң матур эз калдырганнар гына аз.

Мария белән Петр икесе дә Сырья авылында туганнар. Сугыш чорының бөтен авырлыгын, михнәтен үз җилкәләрендә татып, язмышның кыл иләге аша иләнеп, тормышның төбеннән фәкать үз көчләре белән күтәрелгән алар. Гомерләре хезмәт белән үтә. Нинди генә эшкә тотынсалар да, максатларына ирешә торган Мария белән Петр хисләрен өч-дүрт ел сынап йөргәннән соң гаилә кора. Петрның армиядән ялга кайткан чагы була ул.

- Армиядән кайтканчы Мариямны урларлар дип курыктым. Шуңа да ялга кайткач, өйләндем дә куйдым, - ди Петр Григорьевич ул елларны искә алып.
Егет кире армия сафларына китә. Яшь килен Черновлар гаиләсендә яшәп кала. Мария өчен беренче чирканчык, беренче сынау була ул. Гаиләдә бер-бер артлы Василий, Николай, Лариса дөньяга аваз сала. Әти-әни тигезлегендә, бер-берләренә зур хөрмәт булган гаиләдә үсәләр һәм киләчәктә үзләре дә нәкъ шундый тормыш коруны максат итеп алалар. Шөкер, бүген һәрберсенең үз гаиләсе, үз куышы. Петр Григорьевич белән Мария Федоровна бүген бәхетле әти-әни, бик тә кадерле әби-бабай булып гомер кичерә. Очрашуыбыз вакытында мин моңа кат-кат инандым. Нинди генә авыр очракларда да күңел көрлеген югалтмаулары, тормышны матур итеп күрергә омтылып, гел югарыга үрләүләре, ә иң мөһиме - кешелекле, ярдәмчел, олы йөрәкле булулары сокландырды.

- Петр Григорьевич, Сез Мария Федоровна белән 50 ел бергә, тулы бәхет белән тигезлектә яшисез. Гаилә учагын саклауда кемнең өлеше зуррак?
- Мария Федоровнаның. Мин бүген аның түземлеге, сабырлыгы алдында баш иям. 50 ел дәвамында тумыштан сукыр I төркем инвалид апамны тәрбияләгәне өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Мария Федоровна гомер буе авырлыкларны үз эченә йотып, һәркемгә көченнән килгәнчә ярдәм итеп яшәде. Кем генә килсә дә, якты йөз, мул табын белән каршы ала, диләр аның хакында. Шуңа да алардан беркайчан да кеше өзелми. Үзләре яхшы булганга башкалар да бик хөрмәт итә аларны. Ә юбилей көннәрендә теләкләре үзләре кебек үк гади һәм кыйммәтле: «илләр тыныч булып, һәркемгә тигезлектә, муллыкта яшәү насыйп булсын». Амин, шулай гына булсын. Һәркемгә тормыш юлыннан гел бергә, гомергә атларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250