Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бергәләп кайгырабыз…

Март ае районыбызга кайгылы хәбәр ирештерде: Балтач бистәсе егете, Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт иткән Илдар Галиев махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды

Илдар Илнур улы 2002 елның 23 мартында Көшкәтбаш авылында туа. Әтисе, әнисе, ике сеңлесе белән Балтач бистәсендә матур, тату гаилә булып яшәделәр. Илдар Балтач гимназиясендә укыды, ул һәркемнең күңелендә ачык, көләч йөзле, шат күңелле, ярдәмчел егет булып истә калды. 2021 елда үзе теләп армия сафларына китте.
19 март көнне райондашларыбыз махсус операция барышында хәрби хезмәт вазыйфаларын батырларча башкарганда һәлак булган рядовой Илдар Илнур улы Галиев белән хушлашты. Әлеге митингта чыгыш ясаган Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының авыр кайгыларын уртаклаштылар, Илдарның Ватан алдында бурычын геройларча үтәвен, безнең өчен, үсеп килүче буын өчен чын батырлык үрнәге булуын ассызыкладылар.
Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин мәрхүмнең әтисе Илнур Галиевка улы Илдарның илебез алдындагы батырлыгы өчен Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге – «Батырлык» ордены тапшырды.
Илдар Илнур улы Галиев Ватаныбызның каһарманы, ул үзенең хәрби антына тугры калып, чын батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтте. Илдар, Синең исемең илебез, республикабыз, районыбыз тарихында алтын хәрефләр белән язылып, безгә һәм киләсе буыннарга үрнәк булыр.
Балтач район Советы, район башкарма коммитеты, Балтач хәрби комиссариаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев