Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Без ун бала үстек...

Әтиебез Бәдыгетдин Хисамов һәм әниебез Зәкия Шакирҗан кызының гүзәл яшьлекләре сугыш чорына туры килә. Әтиебез иң элек фин сугышында катнаша, аннан кайтып ярты ел узуга Бөек Ватан сугышына алалар.

Туган авылында алдынгы механизатор булып эшләгән киң җилкәле кыю егет сугыш кырларында да югалып калмый. Язучы Гадел Кутуй "Тетрә, Берлин!" дигән хикәясендә әтиебезнең сугышчан батырлыклары турында сокланып яза. Әниебез исә сугыш елларында Горький өлкәсендә торф хәзерләү эшләрендә катнаша. Сугыш тәмамлана. Әтиебез дүрт орден һәм күп медальләр белән бүләкләнеп, капитан исеме алып, туган авылына кайтып төшә. Кайту белән үк эшкә керешә. Тракторчы, механик булып эшли. Техниканы биш бармагы кебек яхшы белгән, һәр кешегә мәрхәмәтле булган әтиебезне авылдашлары әле дә сагынып искә ала. Әниебез Зәкия олы гаиләне багу белән беррәттән, колхоздан бер көн дә эштән калмаган. Аңа терлекче дә, пешекче дә булырга һәм башка бик күп игелекле хезмәтләр башкарырга туры килгән. Боларны ничек итеп батырлыкка тиңләмисең ди?! Заманасы авыр булуга карамастан без - ун баланы үзләре кебек үк тормыш сөючән, булдыклы итеп тәрбияләүләре дә үзе зур батырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250