Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Безнең яшьлек урак урып, иза чигеп үтте

Бүген Пыжмара авылында яшәүче Зөлхәбирә Хисамова 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

“Безнең яшьлек урак урып, иза чигеп үтте, хәзерге кебек комбайннар юк иде шул”, дип хезмәт белән үткән тормыш юлын сөйләп үтте юбиляр. “Бүгенге тормышларга шатланып, шөкер итеп кенә яшисе”, дип тә өстәп куйды. Чынлап та, аларның авыр тормыш юлын бер нәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Эштән бер көн дә калмый, хезмәтен тырышлык белән башкарганына олуг рәхмәтләрен ирештереп, юбилей уңаеннан изге теләкләрен юллап, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгынң Рәхмәт хатын тапшырып, иңнәренә ак шәльяулык салып, ап-ак чәчкәләр бүләк итте. Бу теләкләргә “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов һәм Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев та кушылды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар