Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Безнең яшьлек урак урып үтте»

Бүгенге көндә Пыжмара авылында яшәүче, тумышы белән Түнтәр авылыннан булган Зөлхәбирә Хисамова Яңа елга аяк баскан көннәрдә 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

«Безнең яшьлек урак урып, көлтә бәйләп, авыр эш белән иза чигеп үтте, хәзерге кебек комбайннар юк иде шул», дип хезмәт белән үткән тормыш юлын сөйләп үтте юбиляр. «Бүгенге тормышка шатланып, шөкер итеп кенә яшисе», дип тә өстәп куйды. Чынлап та, аларның авыр тормыш юлын бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Зөлхәбирә апаның тормыш сынаулары әтисе фин сугышында һәлак булганнан соң башлана. Әнисе Киров өлкәсенә яңадан кияүгә чыга, тик үсмер Зөлхәбирәне анда кабул итмиләр. Әти-әнисез калган баланы Зөлхәбирә апаның әнисенең энесе, Комзавод авылында яшәүче  Сәлихҗан абый белән аның тормыш иптәше Мәрьям апа үз гаиләләренә сыендыралар. Кечкенәдән эшнең рәтен белеп үскән кыз яңа гаиләдә дә һәрчак ярдәм итеп, колхоз эшендә дә тырышып эшли. Булачак тормыш иптәше Габделхәким абый белән дә Комзаводта яши һәм эшли башлагач таныша ул. Зөлхәбирә апа басуда учетчица, ә Габделхәким абый тракторчы булып эшлиләр. Уңган һәм тырыш кызны Бөек Ватан сугышыннан кайткан егет күзләп йөрсә дә, Зөлхәбирә апаның аңа исе китмәгән кебек итә һәм Габделхәким абый аны урлап кайта. Яңа гаилә тормышына ияләнеп китү бәлки авыр да булган булыр иде яшь киленгә, тик үз кызларыдай кабул иткән кайнанасына һәм кайнатасына рәхмәт йөзеннән, Зөлхәбирә төшкән урынында таш булып берегә. Уртак, матур тормышта 8 бала  тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде 17 онык һәм 20 оныкчыклары да бар.  Гөлфия, Венера, Ленура, Рушания, Илһамия, Илһам бүгенге көндә әниләрен тәрбияләп, аның хәер-фатихасын алып яшәсә, Хәниф һәм Альбертлары авырып,  гүр иясе булганнар. Зөлхәбирә әби балаларының иртә бакыйлыкка күчүләрен авыр кичерә, аларны искә алып, елап та алды. «Әнигә туганнарыбызны югалту бик авыр булды. Әтиебезне югалтканыбызга шушы көннәрдә 20 ел», дип йөрәк яралары белән уртаклашты бертуганнар. «Әти-әни безгә төп тәрбияне хезмәт үрнәгендә бирделәр. Шуңа да без барыбыз да хезмәт сөючән, эшчән булып үстек. Колхозда эшләүдән тыш, әни тегү тегеп, бәйләү бәйләп гомер итте. Безгә пәлтәләргә кадәр тегеп киертте инде ул заманында», дип әниләренең эшкә уңган булуын тагын бер кат раслый кызлары. Эштән бер көн дә калмый, хезмәтен тырышлык белән башкарганына олуг рәхмәтләрен ирештереп, юбилей уңаеннан изге теләкләрен юллап, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгынң Рәхмәт хатын тапшырып, әбинең иңнәренә ак шәльяулык салып, ап-ак чәчкәләр бүләк итте. Бу теләкләргә «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов һәм Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев та кушылды.

Газеталарны күзлексез дә укыйм әле мин, дип безне сөенеп каршы алган юбиляр белән яңадан да очрашырга язсын. Моңарчы Пыжмарада 100 яшен тутырган өлкәннәр булмаган, Зөлхәбирә әбигә беренчесе булырга насыйп итсен. Моны җирле җитәкчеләр дә ассызыклап үтеп, 100 яшьлек юбилеегызда да шулай матур итеп безне каршы алырга язсын, дигән теләкләрен ирештергәннәр иде. Без дә Зөлхәбирә әбигә сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы белән, җылы йортында һәрбер көнгә сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 95 яшьлек юбилей