Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бүген Алан авылында гомер кичерүче Мөнирә Хафизовага 90 яшь тулды

Авылны, төп йортны, төп нигезне саклап яшәгән кеше ул. Бүгенге көндә кадерле әби булып гомер кичерә.

Мөнирә апа 41 ел авыл пунктында санитарка булып эшләгән. Авылны, төп йортны, төп нигезне саклап яшәгән кеше ул. Бүгенге көндә кадерле әби булып гомер кичерә. Юбилярны котларга Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлегеннән Гөлнара Әхмәдиева, район үзәк хастаханәсеннән Рәшит Шәфигуллин, җирлек башлыгы Равил Галимуллин килделәр.

Мөнирә әбинең иңнәренә ак шәл кунды, җылы кочагына чәчәк бәйләмнәре иңде, хезмәт сөйгән куллары Рәсәй Президентының һәм дә район башлыгының тәбрикнамәләрен кысып тотты.

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар