Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бүген районыбызда 32 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Ветеран хатын кызларыбыз исә сигез. Шуларның берсе Түбән Ушма авылында яшәүче Мария Макарова.

Мария Петровна Зур Лызи авылының икенче өлешендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Арча педучилищесында белем ала. 1938 елда юллама белән ТАССРның Бондюг районына укытырга җибәрелә.
1942 елда җирле хәрби комиссариат аша сугышка алына. Мария хезмәт иткән 12 бүлекне Мәскәүне сакларга билгелиләр. Кичә генә балаларга белем биргән яшь белгечләргә зур вазыйфа йөкләнә. Землянкаларда яшәп, фашист самолетларын күзәтү төп бурычларның берсе була. Күзәтүче-кызылармиячеләр немец самолетларының кайсы якка, нинди югарылыкта очканын көн-төн күзәтәләр һәм кыйммәтле мәгълүматларны зенитчыларга җиткереп торалар. Әнә шулай Җиңү таңын якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертә алар. Менә шушы батырлыклары өчен Марияне һәм аның иптәшләрен II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены белән бүләклиләр.
Туган якларына әйләнеп кайткач, Кече Лызи мәктәбендә эшли. Шушы елларда Түбән Ушма егете Иван Егорович белән гаилә корып җибәрәләр. Соңрак китапханәдә, аннан Түбән Ушмада балалар укыта. Хезмәттәге казанышлары өчен "Мәгариф отличнигы" исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы ветераныннан беркайчан да кеше өзелми. Хәл белергә дип тә, очрашуга дип тә киләләр. Мәктәп укучылары исә ветераннан истәлекләре белән уртаклашуын үтенә, әмма аңа ул авыр еллар хакында искә төшерүе бик авыр. Чөнки тыныч тормышта да күргәннәре төшләрендә кереп саташтыра. Янәшәдә генә фашист самолетлары оча, миналар шартлый кебек тоела.
Сугышта бергә булган иптәшләре белән элемтәне өзмәгән якташларыбыз бик сирәк. Ә менә Мария Макарова белән Пермь кызы Сания Ибәтуллинага бик күп елларан соң очрашу насыйп була. Сания Түбән Ушмага Макаровларга кунакка үзе кайта. Сугышның беренче көненән азагына кадәр бергә булган кызылармиячеләрнең сөйләшер сүзләре, тарих тузаны да каплый алмаслык хатирәләре күп була.
Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Илебез бу тантанага зурлап әзерләнә. Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәп, мәгарифтә үзен аямый хезмәт куйган, 4 балага якты дөнья бүләк иткән, алты онык һәм биш оныкчыкка кадерле әби булган Мария Макарова да бу олуг тантананы дулкынланып көтә. Чөнки Җиңү көнен якынайтуда аларның өлеше бик зур. Сәламәтлеге бераз какшаса да, вакыты белән хәтере бераз югалса да, якыннары аның бу көнне медаль-орденнар белән тулы костюмын киеп, балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә каршы алуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250