Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бүген Түнтәр авылында гомер кичерүче Гыйлембану Зыятдиновага 95 яшь тулды (+фото, видео)

Гыйлембану әби гомере буе хезмәте яратып яшәгән кеше

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина акъәбине район җитәкчелеге исеменнән котлап,  бүләкләр тапшырды. Шулай ук <<Дуслык>> җәмгыятеннән һәм авыл җирлегеннән дә котларга килделәр. Әби турында оныгы Эльвина язган җылы язма "Хезмәт" битләрендә дөнья күрәчәк. 
Гыйлембану әби гомере буе хезмәте яратып яшәгән кеше ул. Аның пешерган ризыклары телеңне йотарлык, тәрбиясе йөрәккә сеңеп калырлык, кызы Әлфинурны гына түгел, оныкларын да аякка бастырырга ярдәм итте, оныкчыкларын да карашты. Тормышын гөлләр итеп алып барган, кыю йөрәкле, сабыр холыклы әби ул. Тормыш юлында күпне күргән сугышы чоры баласы. ФЗӨдәге тормышны әле дә сөйләп бетералмый, урман кисүләр, окоп казулар күңеленнән китми. Кулы беркайчан да тик торуны белмәде, текте, бәйләде. Һәм менә матур ак әби булып гомеренең алтын көзләренә килеп керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев