Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бибинур Нурмөхәммәтова: “30 ел буе хуҗалыктан сөт җыйдым”

Бибинур Хөснетдин кызы Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды.

Кили авылында яшәүче Бибинур Хөснетдин кызы Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов, җаваплылыгы чикләнгән Тимирязев исемендәге җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Лилия Бариева юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бибинур апа Бөрбаш авылында 6 балалы гаиләдә туып-үскән. Балачак һәм яшүсмер еллары авыр чорга туры килә аның. “Ачлыгын да күрдек, юклыгын да кичердек заманында, тик хәзерге көнем Аллага шөкер, яңа көн туган саен мең рәхмәтләр әйтеп, куанып яшим”, ди ул.

Бибинур апа үткәннәргә кире кайтып, тормыш юлы белән таныштырып үтте:
– Сугыш чорында колхозда бригадада төрле эшләр башкардым. Нинди эш кушсалар, шуны үтәдек инде: урман кисәргә дә алып китәләр иде, амбарда ындыр табагында да хезмәт куйдым, басу эшләре дә калмады... Сугышлар беткәч, дөньялар тынычлана төште, халык яхшыга өметләнеп яши башлады.

1948 елның кышында авылыбызга күрше Кили авылыннан эш буенча егетләр килде. Шулар арасында фронтовик егет, булачак тормыш иптәшем – Габдерәүф дә бар иде. Бер-ике генә күрешкәнбездер аның белән. 31нче декабрь көнне авылдагы иптәш кызлар белән кич йөреп, урам әйләнергә чыккан җирдән Габдерәүф мине урлады да алып кайтып китте. Шулай итеп Яңа елны килен буларак, яңа гаиләдә каршыладым. Кайнатам бер аяксыз, аксак иде. Сугыш ветераны. Ә кайнанам бик чибәр, матур хатын иде. Мин килеп кергәндә ул аш пешереп йөри иде. “Аш пешерүен пешерәм, ашка салырга токмачым гына калмаган икән шул, менә оят!” дип борчылганын ишеттем. Юкка борчылмагыз, мин токмач җәяргә яратам. Хәзер әзер дә була ул дип, бусаган атлап керүгә үк беренче эш итеп, токмач кисәргә керештем. Менә шулай итеп яңа тормыш башланды. Мин колхозга эшкә кердем, ә соңрак ат белән күрше-тирә авылларда хуҗалыклардан сөт җыйдым. Бу хезмәтне 30 елдан артык башкардым. Яратып эшләдем, авыл халкы белән дә, төп йортта әти-әни белән дә килешеп яшәдек. 3 елдан соң көттереп бердәнбер кызыбыз – Гөлнур туды. Тик гомере генә кыска булды шул балакаебызның... Үсеп җитеп, Нөнәгәр авылы егетенә тормышка чыгып, балалар табып, әйбәт кенә гомер итеп яткан җиреннән авырый башлады. Моннан 25 ел элек мәкерле авыру аны арабыздан алып китте. Аның өч баласы калды. Хәзер оныкларым – Рамил, Гөлнара, Расим үсеп җитте инде. Менә инде 24 ел оныгым Рамил белән киленем Рәсимә тәрбиясендә гомер итәм. Аларның ике баласы үсеп килә. 3 оныкка 9 оныкчыгым бар, Аллага шөкер! Һәр туар көнгә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшим. Барысы да “әби” дип зурлап, олылап торалар,– дип бәхетле көннәргә насыйп булган картлыгы өчен куанычын яшермәде Бибинур апа.

Шуны гына көткәндә берсеннән-берсе кечкенә, балдан татлы кечкенә оныкчыклары – Зәлинә белән Самат килеп әбиләренең куенына сыендылар. Менә ул бәхетле картлык!!!

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар