Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бибинур Нурмөхәммәтовага 95 яшь тулды (фото)

Тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасы, район Советы, күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Июль ае да күркәм өлкәнлек чорын атлап, гасырларга таба юл алган ихтирамлы райондашларыбызның гомер бәйрәмнәренә бай ай. Әлеге айда 6 өлкәнебез үзләренең 90 һәм 95 яшьлек күркәм юбилейларын каршы алырга әзерләнә. Аллаһы Тәгалә аларга хәерле сәламәтлекләр насыйп итсен.

Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлау открыткаларын алучы өлкәннәр — кемнеңдер әби-бабайсы, әти-әнисе, якыны, кадерлесе. Кили авылында гомер кичерүче һәм үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Бибинур Хөснетдин кызы Нурмөхәммәтовага Президент котлавы инде икенче тапкырын тапшырыла.

Дәһшәтле сугыш чорларын узган, бик күп авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән, тормышның ачысын-төчесен татыган Бибинур апа — Тимирязев исемендәге җәмгыять пенсионеры. Өлкән юбилярның бүгенге бәйрәме шатлыгын район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, күмәк хуҗалык җитәкчесе Булат Сәйдәш улы Исрафилов та бүлештеләр. Тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасы, район Советы, күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Якыннары — оныгы Рамил һәм килене Рәсимә янәшәсендә кадерле, тәрбияле картлык кичерүче Бибинур Нурмөхәммәтовага киләчәктә дә хәерле гомерләр теләп калабыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев