Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Биш баладан берүзе исән калган

Сугышка киткәндә әтисе карчыгына: «Баланы саклап кала күр», дигән

Иске Салавыч авылында гомер итүче Әлфия Сабир кызы Габделхакова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

Кечкенә генә авыл йорты. Аның һәрбер бүрәнәсе Әлфия апаның хатирәләрен саклый. Биредә шатлыклы вакыйгалар да, мәңгелеккә йөрәк ярасы булып калган югалтулар да булган. Шул югалтулар сынаган да ахры юбилярны. Аның сәламәтлеге нык какшаганга да ун ел вакыт узган. Бүгенге көндә ул аралашмый һәм тәрбиягә мохтаҗ. Кызы вафат булганнан соң бердәнбер терәге булып калган улы Габделфәрт һәм аның гаиләсе бүген Әлфия апаны кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Социаль хезмәткәр кирәкмиме сезгә, дигән сорауга да әбекәйнең улы: «Минем кебек итеп әнине берәү дә тәрбияли алмаячак», диде. Улының әнисенә булган хөрмәте аның күз карашыннан ук сизелеп тора.

– Безнең әни Яңгулда туган. Гаиләләрендә биш бала арасыннан ул гына исән калган. Калганнары сугыш вакытында ачлыктан үлгәннәр. Әни әтисе белән бик горурлана иде. Бабай Яңгулда тракторчылар бригадиры булып эшләгән. Сугышка киткәндә ул карчыгына, шушы баланы үтермә инде, ничек тә саклап кал, дип әйтеп калдырган. Әтисе шул китүдән кайтмаган, Мәскәүдә өлкән сержант булып хезмәт иткән, Җиңү көненә ике көн кала – 7 май көнне һәлак булган. Бабайның җирләнгән җире дә Мәскәүдә, аның хакында Хәтер китабына да язылган.

«Сугыш вакытында бик авыр иде. Ир-атлар эшен дә үзебезгә башкарырга туры килә иде», дип сөйләде әни. Лаешка барып агач та кискәннәр, Лаеш шулпасын да эчкәннәр. Тормыш юлы җиңел генә бармаган аның. Туган көне белән ихластан котлап, кадерле әниебезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек, тазалык телибез. Кайгыларсыз яшәргә насый булсын иде, – ди Габделфәрт Габделхаков.

Салавычка кияүгә чыгып, тормыш иптәше Габдулла белән ике балага гомер бүләк иткәннәр. Тормыш иптәше мәрхүм булганга да ике дистәдән артык ел узган. Заманында Әлфия апа Яңгулда депутат та булып сайланган була. Гомере буе авыр хезмәттә тырышлыгы белән макталып эшли ул. Хуҗалыкта аны бик эшчән, уңган хатын, дип бәялиләр. Нинди генә эшне дә ялт итеп, җиренә җиткереп эшләүчеләр рәтеннән булган хезмәт ветераны ул.

Юбилярны котлап, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов аңа изге теләкләрен ирештереп, чәчкәләр, истәлек бүләге, Рәхмәт һәм котлау хатлары тапшырып узды. Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Татарстан» җәмгыяте вәкиле дә Әлфия апаны котлап, бүләкләделәр. Кызганыч, юбиляр бу шатлыклы көнне, аны шулай хөрмәтләп, кадерләп килүләрен генә сәламәтлеге какшау сәбәпле аңламады да кебек. Тик улы Габделфәрт, килене Миңназия һәм ике оныгы рәхмәтләрен ирештереп калдылар.

Әлфия апаны без дә ихлас-тан гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Кадерле әни, хөрмәтле әби булып яшәргә язсын аңа тагын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь