Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бәке чапкан әбигә дә 90 тулды (+фото)

Лаеклы ялга чыккач та 13 ел хезмәт куйган?..

Чутай авылында гомер кичерүче Әминә Гайфетдин кызы Гайфетдиновага бүген 90 яшь тулды. 11 ел урман кискән, аннан терлекчелектә эшләгән, лаеклы ялга чыккач та 13 ел хезмәт куйган, кыскасы,  район тормышын алып баруда үзеннән гаять тә зур өлеш керткән (авылдашларын да кышын бәке чабып инеш суына кинәндергән)  Әминә әбине котларга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе килде, хөрмәтле ветеранны котлап, Рәсәй Президенты  Владимир Путинның котлау хатын, район бүләген һәм дә чәчкәләр  тапшырды. “Кызыл юл” хуҗалыгы  рәисе  Фердинант Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы  Альфред Әхмәтхановларны, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллинаны  күреп тә  әбиебез, аның якыннары да  бик куанды. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллинаның кайнар сәламнәре йөзләренә нур иңдерде. Радиоредактор Гөлйөзем Мәннапова  хатирәләрен радиотасмага  яздырып алды. Тулырак язма – газета битләрендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар