Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бәхеткә ул урау юллар аша килгән (+фото)

Урау юллар аша ирешелгән бәхетегез гомерле булсын, Җиһания апа!

Курамьял авылында гомер кичерүче Җиһания Зариповага 90 яшь тулды. Балачагында бик күп михнәт-газаплар күреп яшәсә дә, күңел матурлыгын югалтмаган юбиляр Җиһания Зарипова бәхетле картлыкта гомер кичерә.
Җиһания апа кечкенәдән ятим кала, әби-бабай тәрбиясендә үсә. Бик иртә тормыш йөген җигелеп тартырга туры килә аңа, әмма язмыш сынауларын зур сабырлык белән җиңеп, тормыш иптәше Таһир белән бик бәхетле гомер кичерә ветеран.

- Мине онытмыйча зурлап килгәнегезгә зур рәхмәт, – дип каршы алды юбиляр үзен котларга килгән җитәкчеләрне.

Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов гомер бәйрәме белән тәбрикләп иңнәренә ак шәлъяулык ябып, букет бүләк иткәч. Җиһания апаның күңеле тулды. «Активист»хуҗалыгы җитәкчесе Рафил Зәкиевның, куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоровның да тәбрикләү сүзләре, бүләкләре өчен елый-елый рәхмәт укыды. Хәлләрен сорашкач:

- Хәлләрем әйбәт, әле генә хастаханәдә булып кайттым, яшәрттеләр, –  дип шаяртты.

Балачагында бик күп михнәт-газаплар күреп яшәсә дә, күңел матурлыгын югалтмаган юбиляр Җиһания Зарипова, шөкер, бәхетле картлыкта гомер кичерә. Балалары, онык-оныкчыклары аның ин зур байлыгы. Кызганычка, 63 ел бергә яшәгән Таһиры гына бер ел элек вафат булган.

- Мин кечкенә чакта гаиләбез Дневпропетровский шәһәренә күченеп китә. Сугыш башлангач, әнием авыртып үлеп китә, ике энекәшем дә шунда вафат була. Бу хәлләрдән соң, әтием болай булмас дип, мине Курамьялга әби белән бабай янына кайтарып куя. Ул чакта инде аларга 70 яшь иде. Мари урманнарына барып бабам белән төпләр чыгардым. Ашарга юк, ачлыкларның үзәкләргә тигәне. Кычыткан, ат кузгалагы ... ашамаган әйбер калмады. 12 яшемдә  фермага эшкә кердем, сарыклар карадым.Елгадан зур чиләкләр әсу ташый идем. Аны салам ягып җылыта идек, – дип күз яшьләре белән сөйләде ул еллар хакында Җиһания апа.

Авылдашы Таһирга тормышка чыга, ике кыз һәм бер ул үстерәләр. «Бик тәртипле кеше иде Таһирым. Гомер буе шофер булып эшләде. Казаннан газ балоны, ягулык ташыды. Вафатына менә бер ел булды. Бик юксынабыз. Истәлеге булып иске өйнең түрендә гармуны гына тора», ди юбиляр.

Бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән бу гаиләдә үскән балалар да өлкәннәрнең үзләре кебек үк олы йөрәкле, эш сөючән. Олы кызлары Нурия 42 ел Казан шәһәренең «Тасма» заводында эшләп лаеклы ялга чыга һәм авылга әнисе янына кайтып төпләнә. Төп йортта яшәүче Сәетгәрәй абый да баштарак җәмгыятьтә электрчы булып эшләсә, хәзер асфальт заводында хезмәт куя. Лилияләре исә гаиләсе белән Уфада яши.

- Әниебез бик яшьли ятим калып, язмышына язылган сынауларны зур сабырлык белән узган кеше. Без аңа бәрәкәтле гомер, бәхетле картлык телибез. Без балалары өчен генә түгел, өч оныгы, ике оныкчыгы өчен дә бик кадерле, газиз кеше әле ул. Төп йортыбызның кояшы булып әниебезгә сызлануларсыз яшәү насыйп булсын, – дип тели кызы Лилия.

Әлеге ихлас теләкләргә без дә кушылыбыз. Урау юллар аша ирешелгән бәхетегез гомерле булсын, Җиһания апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей өлкәннәр күркәм юбилей юбилей белән котлау юбилейлар