Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бәхетле ана, яраткан әби, кадерле карт әби

Яңгул авылында яшәүче Хәтирә Нәҗипова 90 яшьлек юбилеен кадер-хөрмәттә, муллыкта каршы алуы белән бәхетле.

Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Өлкәннәр белән бергә сарыклар тәрбияли, яшелчә үстерә, соңрак сыерлар сава. Фронт өчен, җиңү өчен олылар белән бердәй көч куя. Авылдашы Шәрифҗан белән гаилә коргач, бригадта эшли башлый.

– Әниебез бик җитез, бик тапкыр сүзле иде безнең. Соңгы вакытларда сәламәтлеге бераз начарланып китте. Әти-әниебез кечкенәдән без өч бертуган кызны чисталыкка, пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәттеләр, рәхмәт аларга. Әтиебез дә бик булган кеше иде. Аның үлемен әниебез бик авыр кичерде, чөнки нинди генә эшкә тотынсалар да, гел бергә булдылар, – дип сөйли олы кызлары Гөлнур ханым.

Бүгенге көндә Хәтирә апа кызлары Гөлнур, Гүзәлия белән яши. Урыны түрдә, һәрчак карауда. Уртанчы кызлары Гөлфинур гаиләсе дә бик ярдәм итеп яши. Оныкчыклар да карт әби дип өзелеп тора. Юбилее белән котларга да иң беренчеләрдән булып килделәр сабыйлар.

– Юбилей – шатлыклы вакыйга. Ә инде 90 яшь тулу – бигрәк тә сөенеч. Хәтирә апаның картаймыш көне  кадер-хөрмәттә, муллыкта уза. Шунысы сөендерә, – диделәр юбилярны котларга килгән җирлек җитәкчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей