Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бәхетле картлык яки матур тәрбиянең дәвамы (+фото)

Сокланырлык, үрнәк алырлык күренешкә тап булдым мин Арбашта. Ә бит барысы да тәрбия нигезе. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, диләр. Матур тәрбиянең дәвамы да матур була шул.

Гомер көзләренә аяк басканда янәшәңдә якыннарыңның тирән кайгыртуын тою, аларның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга куанып, мул тормышларга шөкер итеп яшәү бәхетле картлыкның үзедер.

Ә бәхетле картлык һәркемгә дә насыйп буламы? Ата –  улны, ана – кызны белми торган заманда бик күпләр бу бәхеттән мәхрүм кала шул. Ә менә җәен Арбаш авылында,  кышын башкалада  яшәүче Шәрифәбану әби Низамиева бәхетле картлыкта гомер кичерә. Аяклары бик нык авыртып, йөри алмаса да, күзләре күрә, колагы ишетә, ризыкларның тәмен тоя алганга гына түгел, янәшәсендә өзелеп торучы якыннары булганга бәхетле ул. Бердәнбер кызы Рәмзия күптән инде гүр иясе икән. Бүген ул оныгы Гөлнара гаиләсендә гомер кичерә. Гөлнараның тормыш иптәше дә яратып әнкәй дип кенә дәшә, оныкчыклары Аделина белән Дарина да әбиләре янында йөгереп кенә йөри.

Кечкенәдән эшләп үскән Шәрифәбану бик яшьли колхозда эшли башлый. Шушма буенда яшелчә үстерү бригадиры да була, кырчылыкта да җитәкчелек итә. Кая кушсалар, шунда бара. Хәтта лаеклы ялга чыккач та эштән туктамый.

– Кулда көч, беләктә егәр чакта эшләдем дә, эшләдем, – ди Шәрифәбану апа.

Авыр хезмәт үзен еллар узгач сиздерә башлый. Шәрифәбану апаның аяклары тәмам йөрмәс булгач, Төзелеш министрлыгында эшләүче оныгы эшен ташлап, әбисен үзләренә Казанга алып китә.

– Бу заманда эш табулар бик кыен, ә сез нинди эш урыннан киткәнсез, – дим Гөлнарага.

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының 37нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев