Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Борнакта яшәүче Мәсрүрә Габдрахмановага 90 яшь тулды

Хезмәт, тыл ветераны, Герой-ана Мәсрүрә әбине котларга балалары, туганнары, авыл һәм хуҗалык җитәкчеләре, район вәкилләре килде. В.Путинның Котлау хатын муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин тапшырды.

Авыр елларда итәк тутырып балалар үстергән, 53 яшьтә бер "кочак" бала белән тол калган, җиде улын армиягә озатып, көтеп алган, бар баласын башлы-күзле иткән, аннан икешәр-өчәр бала үстерүче дүрт баласын соңгы юлга озаткан, инде дистә еллар урындык этеп кенә хәрәкәт итүче Мәсрүрә әбиебезнең күңел көрлегенә барыбыз да "ах" иттек.
Үзенең мөлаемлыгы, үткен-шаян җөмләләре белән үзенә җәлеп итте ул. Әйтерсең, тормыш юлында бер генә авырлык, мохтаҗлык, кайгы-хәсрәт күрмәгән! Оптимизм дигәнең яшькә карамый, ул адәм баласында йә була, йә юк икән, диештек. Мәсрүрә әби кунакларны: "Тагын биш елдан көтеп калам. Әле 95 яшьлегемә дә, 100 яшьлегемә дә килерсез яме", - дип озатып калды.
Юбилярны Р.Нотфуллиннан тыш хуҗалык җитәкчесе Р.Нәҗипов, үзидарә җитәкчесе Р.Исьмекова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Гатиятуллиналар котлады, изге теләкләргә "төреп", бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250