Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бу тормышта үз урының белән Син бердәнбер булып каласың! (+фоторепортаж)

Иске Салавычта яшәүче Мөхлис Хәбибуллинга 5нче октябрьдә 95 яшь тулды. Рәсәй Президентының Котлау хатын муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тапшырды.

Мөхлис абый үзен тулысы белән хезмәткә багышлаган кеше. Кырчылык бригадиры, колхоз рәисе, механик, «ПМК»да мастер... Ул эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр дә, нык куллы җитәкче дә булган. Колхоз өчен, туган авылы өчен тырышып хезмәт куйган Мөхлис абый гаилә тормышын да гөл итеп алып барган. Балаларын хезмәт аша тәрбияләп, кирәк чакта тәнкыйтьли, кирәк чакта мактый да белгән. Шуңа күрә һәр баласы әти-әни кадерен белеп үсте, тормышта үз юлларын табып, һәрберсе матур итеп гаилә корды. Бүген исә Мөхлис абый үз хезмәтенең татлы җимешләрен татып яши. Урыны һәрчак түрдә ветеранның. Балалары инде күптән үзләре әби-бабай булса да, киңәш-табышка иң беренче аңа киләләр.

Мөхлис абый дәһшәттән дә исән калып, әле Җиңү көненнән соң да ике ел хезмәт итә. Әллә шул чакларда күргән михнәт-газаплары өчен шундый озын гомер бүләк ителгәнме үзенә? Якыннары янәшәсендә 95 яшьлек юбиляр булып кадер-хөрмәттә яшәгән көннәре.

Озак яшәүнең сере нидә, дип сорамакчы идем, Мөхлис абыйның үткән гомер юлы, яшәү рәвеше үзе үк моңа җавап инде, дип сорамадым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев