Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бүген Балтач бистәсендә гомер итүче Петрова Зинаида Кузьминичнага 95 яшь тулды (фото, видео)

Мөхтәрәм райондашыбызны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов килде.

Бүген Балтач бистәсендә гомер итүче Петрова Зинаида Кузьминичнага 95 яшь тулды.

Зинаида апа район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә санитарка булып эшләде, гаҗәеп тә чиста-пөхтә, эшкә уңган-булган әлеге ханымны күпләр яхшы хәтерли торгандыр. Хезмәте белән үз чорында бик кадерле кеше булган ул.

Мөхтәрәм райондашыбызны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, районның баш табибы Газинур Дәүлиев һәм дә Балтач бистәсенең шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов килде.

Күршеләре искитмәле әбинең, Нурания Вәлиева бәйрәм табынына кадәр корган, кичкә ураза тотучы күршеләрен чакырачаклар, бер як күршесе Лилия Закирҗанова торт пешерү остасы, юбилей хөрмәтенә татлы торт пешергән. Юрий абый исә әбинең алтын баганасы, үзен кадер-хөрмәттә тотучы яраткан улы. Тагын әбинең ике оныгы бар әле.

Районыбызда кадерле булып гомер итүче өлкәннәрне күрү бик рәхәт. Күршеләре белән дә тату яшиләр, кешегә карата да мөнәсәбәтләре яхшы. Гаиләнең матурлыгын тудырган Анага хәерле гомерләр, ныклы сәламәтлек насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь