Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Чапшар авылында яшәүче Фагыйлә Закировага бүген 90 яшь тулды

Чапшарда туып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәүче Фагыйлә Закирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Юбилярны котларга Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район “Наз” бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең баш агрономы Азат Ганиев килгән иде. Алар Фагыйлә апага изге теләкләрен җиткереп, бүләк-күчтәнәчләрен һәм РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

– Мине зурлап килгәнегезгә зур рәхмәт. Кешене урын бизәми, кешене башкарган хезмәте бизи. Барыгыз да эш урыннарыгызда мактаулы булыгыз,– дип изге теләкләрен ирештерде Фагыйлә апа.

Язманың тулы варианты белән “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында таныша алачаксыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар