Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Чепья авылында яшәүче Мөгаллим-юбилярга 90 яшь тулды

Бүген Чепья авылында яшәүче Серафима Михайловна Михеевага 90 яшь тулды.

Гомере буе балаларга белем биргән юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Йосыпова килде. Юбилейга Серафима Михайловнаның туганнары, балалары, онык-оныкчыклары да кайткан иде.
Серафима Михайловна Михеева тумышы белән Мари Иле республикасыннан. Арча педучилищесында белем алган Серафима Балтач районына эшкә җибәрелә. Арбор, Түнтәр мәктәпләрендә укыта. Шушы елларда якташы Василий Степанович белән кавышып, гаилә коралар. Яшь гаилә Чепья мәктәбенә күчерелә. Михеевлар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, икесе гүр иясе булган, инде Василий Степанович та вафат. Юбиляр кызы Алевтина, кияве Равил белән яши. Чаллыда яшәүче улы Геннадий, килене Римма гаиләсендә дә көтеп алынган кунак ул. Юбиляр бүген 8 онык, 10 оныкчыкның кадерле әбисе булып гомер кичерә.
- Олы оныкчык быел мәктәпне тәмамлый. Оныкчыкның баласын сөяргә дә күп вакыт калмады. Әмма шушы гомер бик җиткән. Артыгы кирәкми, - ди Серафима Михеева зур тыйнаклык белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250