Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Чын йөрәктән...

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, берничә еллык традициясен саклап, Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе, социаль яклау бүлеге белән «Чын йөрәктән» акциясен үткәрде. Ул инвалид балалар өчен уздырыла. Чара барышында Радик әфәнде киләсе елга акциянең бишьеллык юбилее якынлашуын әйтеп узды.

Район мәдәният йортына килеп керүгә, җыр тавышы ишетелә, балаларын җитәкләгән әти-әниләр очрый. Икенче катта акциягә килүчеләр өчен бәйрәм табыны корылган, залның ике ягына тамашачыларга урындыклар урнаштырылган. Маскалар кигән социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балаларга төрле уеннар уйната. Без сау-сәламәт балаларның елмаюын күрсәк тә чиксез сөенәбез, ә монда тормыш алдында баш ияргә теләмәгән, язмыш тарафыннан кыерсытылган бер гаепсез сабыйлар елмая.


Алып баручы балаларны үз тирәсенә җыеп, берсеннән-берсе кызыклы ярышлар уздырды. Иң сөенечлесе шул - ярышларда җиңүче дә, җиңелүче дә бүләкләнде. Гомумән, акциягә килүчеләрне әледән-әле сөендереп кенә тордылар. Мәсәлән, ярышлар барышында, тамашачыларга да туңдырма өләшенде.


Акция кунаклары үзләре дә чыгыш ясадылар. Нормадан Ранил Садыйков көчле тавышы белән җырлап җибәрде. Аннан соң Салавычтан Инсаф Зарипов, бар кешене таң калдырып, нәфис сүз сөйләде. Шулай ук Норма кызы Камилә Закирова да үзенең йомшак тавышы белән җыр сузды. Сокланып утырдым аларга.
Ярышлардан соң, һәр гаиләгә күчтәнәч тутырылган пакетлар өләшенде. Аларны Радик әфәнде үзе тапшырды.


Күчтәнәчләр алган кунаклар зур залга юнәлделәр. Анда - лотерея ярышы. Бүләкләр шактый саллы: балалар бассейннары, чәйнекләр, йомшак уенчыклар, вентилятор, плед. Төп бүләк - ЖК экранлы телевизор. Сәхнәгә бүләк алырга менгән балаларның йөзендәге шатлыкны әйтеп аңлату мөмкин түгел! Хәтта адымнары да үзгәрде, иңнәренә канат үсте диярсең...

Лотерея тәмамлангач, Радик әфәнде залдагыларга эндәште: «Килгән балаларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәт. Алла боерса, икенче елга кабат шушылай очрашырга язсын!» Бу акциядән катнашучылар канәгать калдылар. Әти-әниләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсенә рәхмәт белдерделәр.
Ахырдан балалар өчен «Три богатыря на дальних берегах» исемле мультфильм күрсәтелде.


Рәсемдә: «Бүләкләре дә, бүләкләре... Бигрәк юмарт инде бу Радик абый».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250