Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Дания Нуретдинова: “Яшьлегебез авыр булса да, картлыгыбыз муллыкта үтә” (+фото)

Ярты сәгатьлек очрашуыбыз вакытында юбилярның тормыш сукмаклары буйлап атлап, аның бүгенге көндә бәхетле әни, яраткан әби, бик тә юмарт карт әби булып яшәвенә сокландык.

Матур сөйләме, камил акылы, рәхмәтле булуы белән килгән кунакларны сокландырган Дания апага ул көнне һәркем “Сөбханалла!” дип карады. Чөнки мәетләр юып, кәфенлекләр кисеп, коръән укып күпме савап эшләгән Дания апаның әйтелгән һәр җөмләсе тормыш девизы булырлык.

Тумышы белән Арча районының Тылангар авылы кызы безнең якларга урау юллар аша килә.Сугыш башланганда Даниягә 11 яшь була.

Өлкәннәр белән киндер орлыгы йолкырга йөри идек, куллар канап бетәр иде. Урак та урдык, ашлык та чистарттык, – дип сөйли Дания апа. 1941 елны әле ничек тә була иде, 1943 елларда бик авырлашты. Ир-атлар да калмады, апалар да аз калды.

14 яше тулгач, Дания апаларны Лаеш урманына җибәрәләр. Җиңү хакында да шунда ишетәләр. “Кич белән барыбызны да ашка дәштеләр. Түгәрәк ипине юка итеп кисеп биргәч, түзмәдек еладык. Яртысын өйдәгеләргә алып кайтырбыз дип ашамый утырганны күргәч, рәхәтләнеп ашагыз, өегезгә яңадан ярты ипи бирәбез дигәч безнең куанганны күрсәгез. Әнә шулай җиңү шатлыгыннан ярты ипи һәм өч көн ял бирделәр үзебезгә.  Сугыш беткәч иң авыр чор башланды: җимерекләрне торгызу өчен алны-ялны белми эшләдек”, дип хатирәләре белән уртаклашты Дания Нуретдинова.

Трактор һәм комбайнчылыкка укып, техникада эшли, фермада сыерлар сава. Шул елларда Каратай егете Нурулла белән гаилә коралар. Гаилә сөенечләрен арттырып Рания һәм Рөстәм туа. Нинди генә авыр еллар булмасын, Дания апа сәнгать дөньясында да кайнап яши. Спектакль, концертларның берсе дә Дания ападан башка узмый. Агитбригада белән бик күп авылларга йөри алар.

Соңрак яшь гаилә Омск шәһәренә күченеп китә. Биредә төпчекләре Галия туа. 12 ел яшәгәннән соң Нуретдиновлар Балтачка кайтып төпләнәләр.  Нурулла абый да, Дания апа да СМУга эшкә урнашалар. Лаеклы ялга да биредән чыгалар. Кызганыч, Нурулла абый гына инде гүр иясе.

– Яшьлегебез авыр булса да, картлыгыбыз муллыкта үтә, – ди юбиляр. Балаларына,кияү-киленнәренә, онык-оныкчыкларына, туганнарына рәхмәтле булып , кызы  Галия һәм кияве Дамирның кадер-хөрмәтендә яшәгән мәле Дания апаның. Гомер бәйрәме белән котларга килгән район җитәкчелеге дә юбилярның тормышына  сокланып, киләчәктә дә имин картлык теләп, иңнәренә ак шәлъяулык япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев