Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Данлыклы тракторчы

Түнтәр авылында гомер итүче Разыя апа Гыйматдинова 1 август көнне 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Разыя апа бу тормышта бернинди авыр эштән дә куркып тормаган. Тракторчыга укырга кушкач та барып укыган, аннан сынатмыйча эшләгән дә. Данлыклы тракторчы ул Разыя апа, дип хөрмәтләп әйтәләр аның хакында.

– Балачагым бик авыр елларга туры килде. Әни өч бала белән тол калды. Ашарга юк, өскә кияргә юк, өй салкын. Шуңа күрә 12 яшемнән эшли башладым да инде мин. Әниләр көлтә бәйлиләр иде, ә мин алар артыннан тырмалап йөрдем. Аннан соң тракторга укырга җибәрделәр, кушкач бардым инде, карышасы дип белмәдем. Укып бетереп кайтканнан соң 12 еллап трактор йөрттем. Ул заманда машиналар түгел, тракторлар эшли иде. Ягулыгын да, ашламасын да ташыдык, май заводына сөт тә, май да чыгара идек, пекарняга он да алып кайттык. Аннан фермада үгезләр тәрбияләдем. Колхозда 30 ел эшләгәннән соң мәктәпкә күчтем. Анда 11 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Гомерем буе эшләдем дә эшләдем, – ди Разыя апа.

Бүгенге көндә юбиляр мәрхүм энесенең хатыны Әминә апа белән яши. Разыя апа үзе тормышка чыкмаган, тик картлык көнендә аны кадер-хөрмәттә яшәтүчеләр бар. Алар Әминә апаның өч баласы. – Апага без тәтә дип дәшәбез, – дип сүзен башлады Әминә ханым. – 1966 елда бу йортка килен булып төшкән идем, шуннан бирле бергә яшибез инде. Олыгайган көнебездә бер-беребезгә иптәш тә әле без. Нәрсә генә кирәк булса да балалар алып килеп бирәләр, Аллаһыга шөкер, кадер-хөрмәттә яшибез, – диде әңгәмәдәшем.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов котлап, район башлыгының Рәхмәт хатын, Рәсәй Президентының котлау хатын тапшырды һәм ап-ак шәлъяулык бүләк итте. Урта Көшкәт җирлеге башлыгы Юрий Перфилов та Разыя апага тырыш хезмәт еллары өчен рәхмәтен җиткереп, иң изге теләкләрен ирештерде. Район мәгариф идарәсеннән Разыя апаны котларга дип килгән Рәмзия Хәйруллина да юбилярга матур картлык теләде.

Балачактан авырлыкның төрлесен күргән, тик һәрчак алардан өстен булган Разыя апа бүгенге тормышыннан бик канәгать. – Аякларым да авыртмаса, йөгереп йөрер идем әле, – ди ул. Разыя апага теләнгән теләкләргә без дә кушылабыз. Һәрбер көнгә сөенеп яшәвен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей өлкән юбилярлар сугыш урлаган балачак