Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Динә Җәләлова: «Бер җылы сүз җитә» (+фото)

Юбилей көнендә балалар, онык-оныкчыклар төп нигезгә җыелды

Гомере буе авыр хезмәт белән көн күреп, ире Тәлгать белән өч бала тәрбияләп үстергән Динә апа картлыгында кадер-хөрмәттә, муллыкта гомер кичерә.

Кызганыч, 2013 елда тормыш иптәше генә бакыйлыкка күчкән. Улын югалту хәсрәте дә читләп үтмәгән аны.

- Ялгызым яшәсәм дә, бик тәрбиядә торам. Балаларыма бик зур рәхмәт. Яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди юбиляр.

Динә апа гүзәл табигатьле Сәрдек авылында дөньяга килә. Алар сигез бала үсәләр. Лаеш урманы кискән, Шәмәрдәнгә симәнә ташыган, көненә 30 сутый урак урган Динә соңрак амбарда эшли, аннан фермада сыерлар сава. Тормышлар ничек кенә авыр булса да, эшләргә туры килә. Әле аның өстенә үзәкләргә тигән ачлык, дип искә ала ул еллар хакында ветеран. Кулда паспорт булмагач, читкә дә чыгып китеп булмаган. Әмма 1960 елда ул  качып, Балтачтагы Шәмсия балалар бакчасына эшкә килә, нәкъ бер елдан Тәлгать Җәләлов дигән егеткә тормышка чыгып, биредә төпләнеп кала.

- Тугыз ел балалар бакчасында эшләгәннән соң  ветстанциядә эшләп лаеклы ялга чыктым. Әлеге оешмага бик күп көчем керде: янгыннан соң бинаны торгызуда ир-егетләр белән бер дәрәҗәдә эшләдек, кыш көне ягар өчен урман кисүләр дисеңме, шуларны уйлыйм да, ничек түздек икән дип аптырам утырам, – ди юбиляр.

Динә апа белән Тәлгать абый өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, олы уллары Фәрит фаҗигале төстә вафат була. Игезәкләре Наил белән Наилә исә әниләренең иң зур таянычы. Алты оныгы, алты оныкчыгы да әби диеп өзелеп торалар. Юбилей көнендә иң якын кешеләрен туган көне белән котларга төп нигезгә җыелганнар иде. Җитәкчеләрнең үзен юбилее белән котларга килүләренә дә бик сөенде ул.

- Рәхмәт мине онытмавыгызга, туган көнем белән котларга зурлап килгәнсез. Ветстанция коллективы да гел хәлемне белеп кенә тора. Без өлкәннәргә бер җылы сүз җитә шул. Сәламәт булыгыз, бәхетле яшәгез, миннән сезгә шул теләк, балалар, –  дип изге теләкләрен ирештерде ул саубуллашкан чакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев