Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Дүрт буынны берләштергән төп нигез (фото)

«Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дигән җырны тыңлаганда бу сүзләрнең мәгънәсенә әлләни игътибар итми идем элек. Ә олыгайгач, чыннан да, әниләрнең бөеклеген аңлыйсың, аларга рәхмәт әйтәсе, озак, рәхәт яшәтәсе, бәхетле итәсе килә икән, ди юбилярның улы Рамазан Фәрзиев.

Салавыч авылында гомер итүче Галия Низамиевага 95 яшь тулу уңаеннан, 15 февраль көнне төп йортка кунаклар җыелды. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, «Татарстан» җәмгыятеннән Фәрит Хөрмәтуллин бар иде. Кунаклар Галия апага изге теләкләрен җиткереп, бүләк-күчтәнәчләрен һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тантаналы рәвештә тапшырдылар.

Галия апа 1921 елның салкын кышында туган. Әтисе гражданнар сугышыннан кайтмаган. Ватан сугышы башлангач, авылдан берничә кызны Балтачтагы машина-трактор станциясенә тракторчылыкка укырга җибәргәннәр, алар арасында юбилярыбыз да була. «Төнге сменада эшләгәндә йокысызлыктан, арыганлыктан хәлсез гәүдә йомшый, күзләр йомыла иде. Ә кайвакыт трактор тирән яр алдына килеп җиткәч, сискәнеп, уянып китә идек, шунда мәтәлеп төшүдән Аллаһы Тәгалә саклагандыр инде», дип сөйли торган булган Галия апа хәтере яхшы вакытта.

Чәчүлек орлыкны, запас частьләрне кырык-илле чакрым ераклыктагы Арча, Шәмәрдән станцияләреннән күтәреп яисә чана белән тартып ташыганнар алар. Тракторларын да үзләре ремонтлаганнар. Сугыш беткән. Галия апа яудан бер аяксыз кайткан Фәрзи исемле егеткә кияүгә чыккан.
Дания һәм Илдар исемле ике балалары туган. Шатлык белән кайгы янәшә йөри шул, Галия апаның бертуган, бердәнбер апасы - Хәдичә апа, ике кызын ятим калдырып, фаҗигале төстә үлеп киткән. Бу хәсрәт сүрелергә өлгермәгән, гөрләп торган артельдә урман кистерүче (десятник) булып эшләп йөргән тормыш иптәшен юк кына гаебе өчен өч елга төрмәгә утыртып куйганнар. Ә Галия апа бу вакытта йөкле булып калган. Иренең төрмәгә керүенә дүрт ай тулганда төпчек уллары Рамазан туган. Сталин үлгәч, әле тагын ике ел утырырга тиешле Фәрзи абый, акланып, олы шатлык булып, өйгә кайтып төшкән. Хезмәттәшләре аны кабат үз эшенә чакырганнар. Галия апа ничек кенә теләмәсә дә, тормыш иптәше яңадан десятник эшенә керешкән. Ә берничә айдан, күрше районда урман кисүчеләргә Сабан туена дип акча өләшергә баргач, Фәрзи абыйның җанын кыйганнар... Шулай итеп, Галия апа 32 яшендә - тол, ә өч бала гомергә ятим калган. Бермәлгә кояш сүнгән, дөнья беткән кебек тоелса да, нишләсен, Галия апа хәсрәтен эчкә йоткан. Ничек кенә кимсетсәләр дә, нинди генә җәбер-золым күрсәтсәләр дә, түзгән.

- Бервакыт апа, абый һәм мин өйдә авырып ятканда рәхимсез бригадир безгә авыл советы рәисе белән район вәкилен алып килгән, имеш, әни алдап, колхоз эшеннән качып ята. «Безнең өйдәге хәлне күреп, район вәкиле башын чайкады», - ди әни. Кыланмышлары, бер гаепсез тол хатынга нахак бәла такканы өчен район вәкиле бригадирны яхшы ук шелтәләгәндер, мөгаен. Чөнки без беркадәр хәлләнгәч, эшкә чыккан әнигә бригадир күрше авылдан «ухалла» арбасы белән чәчүлек бәрәңгене ташырга кушкан. Берүзенә... «Бригадир өчен түгел бит, колхоз өчен, балалар өчен эшлим», дип, монысына да түзгән әни. Әтидән кырык ямаулы иске өйдә, бер умачлык онсыз калган әни бу кадәр авырлыкны ничекләр күтәрде икән дип шаккатам, сокланам. Куллары алтын шул аның. Безне туендыру, өс-башыбызны бөтәйтеп тору өчен сукыр лампа, шәм яктысында кешеләргә төннәр буе кием-салым тегә иде. Безне белемле, кешелекле, ил-көнгә файдалы итеп тәрбияләде. Яшермим, кимсенеп, әтиле балаларга кызыгып үстек. Берзаман сугыштан аяксыз кайткан әтиләргә машина бирә башладылар. Ә без: "Их, әти дә исән булса, бу бәхет безгә дә тәтер иде!", дип уфтандык. Кечкенәдән эшләп, эшкә өйрәнеп үстек, дип әнисе сөйләгәннәрне һәм үзенең истәлекләрен барлап алды Рамазан абый.

Гаиләдәге беренче бала - Дания кырык елга якын фермада эшләгән. Күптән түгел аңа 70 яшь тулган. Икенчесе Илдар гаиләсе белән Казанда яши. Ә Рамазан абый хәләл җефете Гөлҗиһан апа белән төп нигездә калганнар.

- Әнием, күз тимәсен, исән-сау әле, безнең белән яши. Өч балабызны үстерергә бик ярдәм итте. 95 яшьлек юбилее белән ихластан котлап, кылган изгелекләре өчен мең рәхмәт әйтәсем килә! Гаиләбездә якты нур булып, шатлык-тазалыкта, тынычлыкта, гел шулай камил акыл белән йортыбызга изге догаларыңны иңдереп яшә дә, яшә әле, әни! Әнинең бу яшькә кадәр яши алуында хатыным Гөлҗиһанның да роле зур булды, - дип килгән кунаклар янында Рамазан абый җитәкчелеккә дә, туганнарына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә дүрт буынны берләштергән йортта Галия апа улы Рамазан, килене Гөлҗиһан, оныгы Раушанның, киленнәре Алсуның һәм барлык онык-оныкчыкларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250