Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Дәһшәтле елларда гомер кичергән (+фото)

Илебез тарихында булган дәһшәтле елларда гомер кичергән, аныӊ барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыган ветераннар саны, кызганыч, кими бара. Ул ветераннарыбыз да масаеп, күкрәк кагып, ярдәм сорап йөрмәделәр.

Бүгенге көндә алар тыныч кына өйләрендә, булганына шөкер итеп яшиләр. Биктәш авылында яшәүче Ольга Васильевна Лапшина нәкъ шундыйларныӊ берсе. Авыр тормыш юлын узган, аныӊ әчесен-төчесен татыган хезмәт ветераны бүген улы Анатолий карамагында туган авылында гомер кичерә. Балачагы, үсмер еллары сугыш вакытына туры килгәнлектән, кешеләргә ул афәтнеӊ нинди авырлыклар китерүен яхшы аӊлый, тыныч тормышныӊ нинди зур бәхет икәнен якыннарыныӊ исләренә төшереп тора.

…Күмәкләшү инде тәмамланган, болганчык заманнар артта калган, дөнья җайлана бара кебек. Дүрт балалы гаилә Биктәш авылында күпләрне көнләштереп матур яши. Әмма көннәрдән-беркөнне кара кайгы бу өйнеӊ ишеген шакый – сөекле әниләре балаларын калдырып, чирдән арына алмыйча дөньядан китеп бара. Күндәм, тырыш әтиләренә балаларны ач-ялангач итмәскә, ятимлекнеӊ ачы хәсрәтен киметү өчен күп көч куярга кирәк була. Әтиебез бик оста тегүче иде, тегү җайланмасын аркасына асып, авылдан-авылга йөреп, бар нәрсәне текте. Кешеләр өйгә дә китерәләр иде, берсен дә кире бормады, ди Ольга Васильевна.

Үсеп буй җиткән, эшчән, тырыш Ольга бәхетен авылда таба. Авылдашы Иван Лапшин белән гаилә коралар, хуҗалыкта нинди эш бар, барысын башкаралар. Терлекчелектә хезмәт куйган Ольга Васильевна  хуҗалыкта еш мактала, тырышлыгын да аныӊ югары бәялиләр. Тату гаиләдә 5 бала үсә, кызганыч, гаилә башлыгы һәм бер кызлары инде бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә дүрт балалары исән-сау, төп йортта Ольга Васильевна ике улы карамагында яши. Читтә булганнары да даими хәл беләләр, бу өйдә кайткан кунакларга һәрвакыт ачык йөз, әзер өстәл.

90 яшьлек юбилей белән котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин юбилярныӊ тырышлыгын, «Татарстан» хуҗалыгы үсешенә керткән хезмәтен билгеләп узды, аӊа Россия Президенты Владимир Путин хатын, Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Олы ихтирам билгесе итеп ветеранныӊ иӊенә ак шәльяулык салынды. Килгән җитәкчеләр дә аӊа чын күӊелдән озын гомер, сәламәтлек теләделәр.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар