Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Думать Мансуры яки нинди зур дәүләткә ия алар (+фото)

 Авылдашлары аңа төгәллеге, һәрнәрсәне уйлап эш итүе, “җиде кат үлчәп, бер кат кына кискәне” өчен Думать Мансуры дигән кушамат тага.

Иске Салавыч авылында яшәүче хезмәт ветераны Мансур Йосыповка 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты тапшырылды.

 Авылдашлары аңа төгәллеге, һәрнәрсәне уйлап эш итүе, “җиде кат үлчәп, бер кат кына кискәне” өчен Думать Мансуры дигән кушамат тага. Бер дә начар кушамат түгел, әле аның дәрәҗәсен дә күтәрә, миңа калса. Эш чорында шулай булган, инде еллар узган, 90 яшьлек ишек шакыганда да Мансур абый шундый ук калган. Ашыгып җавап бирми, һәр әйткән сүзне җентекләп анализлый, һәрнәрсәне күзәтеп, контрольләп кенә тора.

Нәкыянең тавышы ишелми башлады, авырайды мәллә, – ди Мансур абый үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне кабул иткән чакта карчыгы турында уйлап.

Аның шулай үзеннән бигрәк, тормыш иптәше өчен борчылуы сокландырды. Соңгы көннәрдә бераз авыраеп тора икән Нәкыя апа. Мансур абыйның үзенең дә колаклары начар ишетә, күзләре начар күрә башлаган. Шулай булса да, гаилә башлыгы бит, канга сеңгәндер инде, һәрберсен кайгыртасы.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 1 февраль санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев