Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Дусларга бай әби

«Хезмәт»ебезнең яшьтәше Сания апа 1932 елның 21 декабрендә Борнак авылында Газзәбану белән Галимулла гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

– Балачакта әти белән әнине рәхәтләнеп күргән булмады инде, гел басуда эштә булдылар, – дип сөйли кызлары. Шуңа да «Борнак» җәмгыятеннән килгән яшь вәкил әбигә тырыш хезмәте өчен тантаналы рәвештә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде, җәмгыять исеменнән җылы юрган бүләк итте. Дуслары хәйран әбинең, картлык көнеңдә хәлеңне белер, бер утырып чәйләр эчәр, бергә бәйләүләр тотар дустың булу ничек әйбәт! Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин әбине район җитәкчелеге исеменнән котлап, иңнәренә матур бүләк – ак шәл япты. Гадәттәгечә күңелле булды Сания апаның юбилее (документта гына Сания икән, Миңнегөл дип йөртәләр аны, миңе булгач, исемен үзгәрткәннәр).

«Хезмәт»ебезнең яшьтәше Сания апа 1932 елның 21 декабрендә Борнак авылында Газзәбану белән Галимулла гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Дүрт кыз һәм ике егет үсәләр, кызганыч, бүгенге көндә ир балалар инде мәрхүм, кыз туганнары бер-берсе белән аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яши. Сания апа авылының балта остасы Фәсхетдингә кияүгә чыга, икесе дә колхозда эшлиләр. 1954 елда беренче балалары Рузилә туа, 1957 елда ир бала, 1959 елда янә малай, 1964 елда кыз бала, 1969 елда төпчек уллары дөньяга килә һәм менә шул төпчек бала – Ринат, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап, төп йортта гомер кичерә, әнисенә зур иптәш. «Энебез әниебезне бик кадерләп тәрбияли», диләр аның турында балалары.

Сания апа бик аралашучан, кешегә ачык йөзле, шуңа да картаймыш көнендә дә дус кызлары җитәрлек аның. Юбилей көнендә җыелышып, көлешеп, күңел ачып калдылар. Үзе сөйләмәсә дә, сугыш чоры баласының ул еллардагы нинди газаплар күрүен инде бик яхшы беләбез. Шуңа да Сания апага тормышының бәрәкәтен күреп, рәхәт гомер итүен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек юбилей