Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Фагыйлә Әхмәдуллинага 90 яшь тулды (фото,видео)

90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан, Фагыйлә апа Әхмәдуллина да бүген ихлас котлаулар кабул итте.

Сихри кышларны тагын да ямьлерәк итеп, 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен хәерле исәнлектә каршы алган райондашларыбыз сафы февраль аенда шактый киңәйде. Әлеге ай дәвамында  2 райондашыбызга 90 яшь, 3 есенә 95 яшь тулды, 1 райондашыбыз 100 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. 90 яшьлек юбилярларыбыз арасында Нөнәгәр авылының олы хөрмәткә лаек өлкәне Фагыйлә Әхмәдуллина да бар.

Фагыйлә Галимҗан кызы Әхмәдуллина 1933 елның 18 февралендә дөньяга килә, аның 90 еллык озын гомер юлы илебез тарихы белән үрелеп бара. Бик яшьли Бөек Ватан сугышы авырлыкларын татыган буын вәкиле Фагыйлә апа бүгенге мул тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк, ди. Аның авыр, ятим язмышында да шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалар күп була: сугыш чоры балачагы, ачлык, җимереклек, авыр хезмәт. Әмма аның күңеле әле бүгенге көндә дә тормышка, кешеләргә мәхәббәт белән балкый. " Нинди генә чорлар булса да олы сабырлык күрсәтүдән дә яхшысы юк. Аллаһ язганнан узып булмый, язмышымның, тормышымның узган бер көненнән дә зарланмыйм. Терәкле, тәрбияле картлыгым иң рәхәт бәхетем. Улым Мансур, киленем Гөлүзә, кызларым, онык-оныкчыкларым минем өчен өзелеп торалар" - ди юбиляр.

90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан, Фагыйлә апа Әхмәдуллина да бүген ихлас котлаулар кабул итте. Юбилярны район хакимиятеннән, соңгы эш урыныннан һәм Нөнәгәр авыл җирлегеннән вәкилләр котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Юбиляр Балтач кулланучылар җәмгыятенең Чепья авылы кулланучылар җәмгыяте бүлекчәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Яшьтән хезмәт белән чыныгып үскән Фагыйлә апа эшләгән елларын күркәм истәлекләр белән сагынып искә ала. Бүгенге тормыш-яшәешләрендә дә шөкрана кылып яшәрлеге бар юбилярның, якыннарының ныклы терәк-кайгыртуын тоеп яши ул. Фагыйлә Галимҗан кызына  күркәм картлыгының әле озак еллар дәвамлы булуын, хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз.

Илзирә Гыймадиева

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь