Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Фатыйма Сәлахова: "Сугыш чорында сыерларга түбә саламнарын сүтеп ашаттык”

Фатыйма апа Сәлахова кебек күңеле белән яшь булып калган, тормыш мәшәкатьләрен сабыр гына җиңеп яши белгән өлкәннәргә карап сокланырлык. Дөрес, алардан үрнәк тә, гыйбрәт тә алырлык. Язмыш аларны ничекләр генә сынамаган бит.

Чутай авылында яшәүче Сәлахова Фатыйма Салих кызына 5 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Фатыйма апа Сәлахова кебек күңеле белән яшь булып калган, тормыш мәшәкатьләрен сабыр гына җиңеп яши белгән өлкәннәргә карап сокланырлык. Дөрес, алардан үрнәк тә, гыйбрәт тә алырлык. Язмыш аларны ничекләр генә сынамаган бит. Фатыйма апага да ачлык-юклык чорларын, дәһшәтле сугыш елларын кичергә туры килгән. Тылда олы хезмәт куйган. Сабыйлык рәхәтен дә күрми, кара хезмәт башкарып, Бөек Җиңү язын якынайтуда ул да бит үз өлешен керткән!
- Тормышта күпне күрдек, язсаң – язып, сөйләсәң – сөйләп бетерерлек түгел! Бик иртә ятимлек ачысын татыдык, гаиләдә 4 бала үстек. Әтиебез үлде, аннары 7 ел бик нык авырып урын өстендә ятканнан соң көзге суыкта нәнәбез (әниебез) үлеп китте. Ул вакытта мин 12 яшьтә генә идем әле. Икенче елга язга сугыш башланды... Торырга йортыбыз да булмады. Колхозның бер кечкенә өендә дә яшәп торырга туры килде. Бер-бер артлы килгән бу кайгыларга без ничек чыдадык икән?! Авылдагы ир-егетләрне, атларны сугышка алып бетерделәр. Сугыш чорында җәяүләп Шәмәрдәнгә орлык ташырга җибәрәләр иде. Язгы салкын пычракта аякка тишек чабата, өскә иске бишмәт киеп, авыр-авыр капчыкларны сөйрәп, Чутай-Шәмәрдән арасын ничәшәр кат ураганбыздыр?... Аннан соң авылдан 10лап кешене, арада безнең кебек яшүсмер балалар да бар, Свердлауга урман кисәргә, агач төбе чыгарырга эшкә алып киттеләр. Хәлебез юк, ашарга граммлап кына үлчәп бирәләр. 1 ел эшләгәч кайтарып җибәрделәр. Аннан кайткач кабат авылда колхозга эшкә кердем. Мин фермага килгәндә 36 сыер бар иде. Алары да хәлсез, ферманың бер башыннан икенче башына барып җиткәнче сөрлегеп егылалар, ашатырга юк. Ачлыктан күбенә башладылар. Аптырагач, сугыш чорында сыерларга сарык фермасының түбә саламнарын сүтеп ашаттык. Фермада 25 ел сыер саудым. Бер фермада 4 кеше эшләдек. Үзебез елгадан чиләк-көянтә белән су ташып, сыерларны ашатабыз, җыештырабыз, кул белән савып эшен бететереп кайта торган идек.
Фермадан туктап 2 ел райпо кибетендә сатучы булып та эшләп алдым әле. Аннан кабат фермага эшкә кердем. Пенсиягә чыккач та, төрле эшкә чакыртып алалар иде. Хәтта 70 яшем тулгач та бригадир урып-җыю чорында эшкә дәшеп керде. “Энем, пенсиягә ничә яшьтән чыгаралар ул хәзер?”дип сорадым, “Хатын-кызлар 55 яшьтән чыга”, ди. “Миңа 70 яшь тулды бит инде, ник һаман ел саен колхоз эшенә чакырып керәсез соң, иң карты мин бит инде анда”, дигәч туктадылар. Яшь күренгәнмендер инде... Эштән курыкмагач, кеше рәтендә эшли алгач – әнә шулай картаерга ирек бирмәделәр миңа!” дип шаярта Фатыйма апа.
Фатыйма апаның гаилә хәленә килгәндә, Наилә исемле бер кызы, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул оныгы Азат гаиләсе белән бергә яши. Азат тормыш иптәше Гөлнара белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Фатыйма апа яшь гаиләгә әле дә терәк һәм кирәк булып гомер итә. Алар эштән кайтышка кайнар ашлар пешереп, йортка күз-колак булып тора.
Юбилярыбыз: “Тормышлар хәзер бик матур, рәхәт. Шөкер итеп куанып яши генә белергә кирәк. Иң зур байлыгыбыз – тазалык, тынычлык. Ходай шунсыннан аермасын. Илләр имин булсын, башка сугыш афәтләре күрергә язмасын!” дип тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар