Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Фирдәвес апа Якупова: Балаларымны да оныкларымны да "Сезгә сугышлар күрергә язмасын!" дип үстердем (+фоторепортаж)

Смәел авылында гомер итүче Фирдәвес Якуп кызы Якуповага 4 май көнне 90 яшь тулды.

Юбилярны олуг гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, оныклары җыелган. Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан, Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, "Смәел" хуҗалыгы экономисты Розалия Фазылҗанова да килгән иде.

Фирдәвес апа Якупова бер гасырга тиң гомер итеп, сокланырдай тормыш юлы үткән ветеран. Арабызда аның кебек тормыштан канәгать булып, шөкер итеп яши белгән, җәмгыятькә файдалы балалар тәрбияләп үстергән, үзе дә аларга үрнәк булып, онык-оныкчыкларын баккан көр күңелле өлкәннәр булуы үзе бер горурлык!

- Беркемгә дә без күргәнне күрергә дә, кичерергә дә язмасын. Ул бик авыр еллар иде. Ачлыгын да кичердек, сугыш елларын да үттек. Шуңа күрә мин балаларымны да, оныкларымны да "Сезгә сугышлар күрергә язмасын!" дип теләп үстердем, әле дә көн туса, шул сүзләрне кабатлыйм. Сез дә үз балаларыгызны шулай дип теләп үстерегез, дип гел әйтеп торам. Башымнан кичкәннәрне оныкларыма сөйлим, алар шаккатып тыңлап утыралар да, "Әби, болар бер китап язарлык бит!", диләр...

7 класс белем алгач, авылдан берничә баланы ФЗӨгә укырга җибәрделәр. Сугыш вакыты - кемнең укып ятасы килсен инде. Качтык та кайттык, качтык та кайттык инде. Шулай итеп башка белем алмадым. Әтиебез, олы абыебыз сугышка киткән иде. Әниебез 6 бала белән калды. Әнигә булышырга дип, кайтып колхозга эшкә кердем. Иң авыр - ир-атларга гына йөкли торган эшләрне бригадир миңа куша иде. Ник һаман миңа кушасыз, авыр бит, дип берсендә шулай гарьләнеп елагач, "Сезнең йорттан эшләүче ир-ат кеше юк бит, шуңа кушам", диде. Үгез җигеп җир сукалау, Шәмәрдәннән җәяүләп симәнә ташу, Алан урманында приют өчен дип урман кисү, агач өстерәтү, кырда көлтә бәйләү, ындыр табагында эшләү... Өшегән бәрәңге, яз җитсә, төрле үләннәр ашап тамак ялгадык. Көзен басу-кырларга чыгып, тычкан ояларын эзләп табып, шуларны казып тузгытып, шул оядагы бер учка да тулмаган бөртекне алып кайтып, ястына төшеп, качып караңгыда кул тегәрмәнендә он итеп тарта идек. Әни безне, алты баласын ничек саклап кала, туендыра алды икән?! Аның өстенә фронтка посылка тутыру бурычы да бар иде бит әле...

1944 елда ачлыктан шешенеп беткән, яраланган әтиебез кайтты. Тик олы абыебызны күрү насыйп булмады, яу кырында калды, кайтмады. Мин үзем Җиңү хәбәрен Бөрбаш авылында ишеттем. Авылдан бер абзый белән безне алдагы көндә Шәмәрдәнгә симәнә алып кайтырга җибәргәннәр иде. Кайтканда соңга калып, караңгы төшкәч, Бөрбаш авылындагы бер кешегә төн кунарга кердек. Иртән бер егетнең урамда гармун тартып җырлаган тавышына уянып киттем. Шундый матур итеп, үзәкләрне өзәрлек итеп җырлады. Төш күреп ятам дип уйладым әле башта. Торып, йөгереп чыктым да, хуҗа хатыннан ни булганын сорагач, "Сугыш беткән бит!. Шуңа шатлыгыннан җырлый, авылга хәбәр таратып йөри", диде. Бу куанычлы хәбәрдән канатланып, Смәелгә кайтып киттек.

1953 елда Гатиятуллин Гафиулла исемле авылдаш егет белән тормыш кордык. Ул гомере буе колхозда тракторда эшләде. Атказанган механизатор иде. Бик тырыш булды, әйбәт тордык. Ике йорт салып чыктык, ике каралты-кура төзедек. Бабаем 11 ел элек вафат булды инде. Ә мин үзем колхозда терлек карадым, сыер саудым. 5 балабыз - 3 кыз, 2 улыбыз булды. Бүгенге көндә барысы да исән-саулар, Аллага шөкер! Наил улым Төмән якларында хәрби хезмәттә офицер булып эшләде, хәзер Балтачка кайтып төпләнде, олы кызым Миңниса да Балтачта гомер итә, Гөлниса - Карадуганда, Гөлфия - Яңа Йөректә, ә төпчек улым Исмәгыйль төп йортта киленем Гүзәл белән яши, һәркайсы гаиләле. 8 оныгым, 5 оныкчыгым бар. Балаларымның һәркайсында кадерле кунак булып йөрим. Картлык көнемдә шул кадәр кадер-хөрмәт күрсәткәннәренә рәхмәтлемен, - ди акъәби булып, хәер-фатыйхасын биреп Фирдәвес апа.

Биш баласын аякка бастырып, олы тормыш юлына озаткач та, аларны кайгыртудан туктамаган ул. Карадуганда тормышка чыгып яши башлаган Гөлниса исемле кызы ире үлеп, бик яшьләй ике бала белән тол калгач, Фирдәвес апа кызы янына күченеп, оныкларын үстерешергә ярдәм итәргә тырышкан. Шуңа да аның олы йөрәгенә күпме наз сыйган.

Шулай да ветераныбыз күңелен борчыган бер мәсьәлә турында да әйтми кала алмады:
- Бу рәхәт тормышларны, мул табынлы, тыныч көннәрне әти-әниләребез күрмәде шул... Сугыш чорында тылда эшләгәннәргә хөкүмәтебез тарафыннан игътибар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Сугыш ветераннары машинасын да ала алды, квартиралы да булды, аларга яңа йортлар да салып бирделәр... Ә безгз - тыл ветераннарына бернәрсә дә юк, без читтә калдык...

Шулай да үзебезнең җитәкчеләребезгә рәхмәт! Бәйрәмнәрдә искә алып тәбрик итәләр, котлыйлар, бүләген дә бирәләр үзе..., - дип тормыш юлын барлый-барлый, күңел түрендә сакланып калган хис-кичерешләре белән уртаклашты юбилярыбыз Фирдәвес апа.

Аның камил акылына, үткен фикерләренә колак салып, сокланып тыңлап утырдык. Әйе, тормышның ачысын-төчесен күп татыгын, күң күңелле ветеранның тормышыннан үрнәк һәм гыйбрәт алырлык төшенчәләр шактый. Бүген дә ул заман бергә атлап, ил-көн яңалыклары белән кызыксынып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250