Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Фәния Ильясова 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Кичә Кариле авылында гомер кичерүче Фәния Лотфулла кызы Ильясовага 90 яшь тулды.

Сугыш чоры баласына авырлыкларны күп күрергә, йөрәк яраларын нәни учларына кысып, түз йөрәгем, түз, дип күпме гомерләр яшәргә туры килгән. Сугыштан соң әнисе үлә, әтисе төрмәдә була. Гаиләдә дүрт кыз ятим кала. Балаларны Яңгул балалар йортына илтәләр.
1956 елда Фәния апа Мәгъсүм исемле егеткә кияүгә чыга. Бик матур гомер кичерәләр. Ике уллары, бер кызлары туа. Фәния апа колхоз эшендә дә эшли, озак еллар меховойда хезмәт куя.
Бүгенге көндә Фәния апа ул-киленнәренең, кызының һәм киявенең кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Мәгъсүм абый инде вафат, искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен.
Җәмгытькә игелекле балалар үстергән анага хәерле гомерләр, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев