Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Фәүзия Габдрахманова күркәм юбилеен парлы булып каршылый (+фото)

Смәел авылында гомер итүче Фәүзия Габдрахмановага бүген 90 яшь тулды.

Смәел авылының йөз аклыгы булган Фәүзия апа белән Гарифулла абый Габдрахмановлар гыйбрәтле тормыш юлы үткән пар.

Габдрахмановларның гаилә корып яши башлауларына 66 ел булган. Авыр чакларда бер-берсенә терәк булып кушылып типкән ике йөрәк бүген дә бербөтен. 6 бала үстереп, оныкларны сөеп, үзләренеӊ мәгънәле яшәүләренеӊ бәхетен татып яшиләр.

Габдрахмановлар гаиләсендә бүген зур тантана. Фәүзия апа үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен каршы ала. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов килде. Аңа Россия Президенты, район башлыгы Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Юбиляр хакында тулырак «Хезмәт» газетасы битләрендә укырсыз.

Фото, видео: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар