Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Габделхәй Габделхаковка - 90 яшь

Яңгул авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Габделхәй Габделхаков 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Тирә-юньдә Тимер Хәе дип дан тоткан Габделхәй ага кырыс, таләпчән, төгәл кеше була. Әйткән сүз закон. Балаларын ул шушы принцип белән тәрбияли.

Сугыш башланганда әтисен нахак бәла белән төрмәгә алып китәләр. Габделхәй абыйга бу чакта 12 яшь була. Иптәшләре белән аны Кукмара районының Тырыш урманына эшкә җибәрәләр. Үсә төшкәч, Үрнәктә тракторчыга укып права ала. Шәмәрдәннән “Нато” тракторы алып кайтып, озак еллар шунда хезмәт куя. Соңрак электростанциядә эшли. Аннан соң “Т-100” тракторында эшләп лаеклы ялга чыга.

Габделхәй абыйның гыйбрәтле язмышы хакында "Хезмәт" газетасының 20 сентябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар