Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Галип Гариповка - 90 яшь (+фото)

Балтачта яшәүче Галип Гарипов үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Гомере буе район кинооешмасында эшләгән Галип абый Гариповка 90 яшь тулды. Ул Балтач кызы Галия белән тормыш корып ил-көннәргә игелекле ул һәм кыз үстергәннәр. Кызганыч, уллары Наил 45 яшендә вафат булган, тормыш иптәше Галия дә инде гүр иясе. Галип абый төп нигездә кызы Гадения апа белән гомер кичерә.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район кинооешмасы җитәкчесе Радик Михайлов котлады.

Галип абыйның тормыш һәм хезмәт юлы хакында “Хезмәт” газетасының алдагы санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар