Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гарифуллина Сәхипҗамал Закир кызына 5 февраль көнне 90 яшь тулды (+фото)

Сәхипҗамал Закировна үзе Балтач кызы, аны 1947 елда Түбән Кенә мәктәбенә укытырга билгелиләр...

Түбән Кенә авылында яшәүче Гарифуллина Сәхипҗамал Закир кызына 5 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район мәгариф идарәсе профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президент В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сәхипҗамал Закировна үзе Балтач кызы, аны 1947 елда Түбән Кенә мәктәбенә укытырга билгелиләр. Ул биредә гомере буе балаларга физика һәм математика фәннәреннән төпле биргән олы йөрәкле мөгаллимә булуы белән соклану хисләре уятты. Аны юбилее белән тәбрикләргә бертөркем укучылары һәм мәктәп коллективы да килгән иде. "Бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар, гел килеп хәлләремне белешеп торалар. Бик әйбәт, тырыш булды мин укыткан балалар. Үземнең класста укыган укучыларым әле дә үз балаларым кебек якын. Мин аларны мотоциклга утыртып Арчага станциягә кадәр алып менеп, укырга озатып та куйган чакларым булды. Хәтта берничәсен ветеринария, медицина, педагогия институтларына үзем алып барып урнаштырдым. Алар миңа шуның өчен гомер буе рәхмәтле булдылар", дип сөенә Сәхипҗамал апа.

Сәхипҗамал апа Гарифуллина Түбән Кенәнең тиз арада үз кешесенә әверелгән. Аны олы йөрәкле, тырыш, намуслы, гадел укытучы булганы өчен балалар гына түгел, мәктәп коллективы, әти-әниләр һәм авыл халкы әле дә бик хөрмәт итә. Ветеран үзе дә: “Кеше белән килешеп эшләдем. Физика, математика фәннәре төгәл, катлаулы фән бит ул, шуңа күрә укучыларның мөмкинлекләренә карый идем. Шулай да укучыларым яратып үзләштерде, мин моны сизә идем, шуңа да укучыларга ихтирамлы булдым”, ди мәктәп елларын кабат хәтерендә барлап.

Ул 1948 елда шушы авыл егете Сәетгәрәй белән тормыш корып, 5 балага гомер бүләк итәләр. Кадрия, Равил, Фаил, Наил, Лилия – һәркайсы әти-әнисе үрнәгендә тырыш, ипле булып үсәләр. Тик Сәетгәрәй абзый белән, улы Наилнең генә гомерләре кыска була, авырып гомер куялар. Наил Гәрәевич райондашларга Түнтәрдә зур хезмәт куйган председатель буларак таныш.

Юбилярның бүгенге көндә 12 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Ул һәркайсының тормышы белән кызыксынып, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. 40 ел бер уйда, бер теләктә булып, олы улы Равил белән килене Гөлниса тәрбиясендә гомер итә. Килене Гөлниса Зиннәтовна да каенана туфрагыннан яралган диярсең, ул да мәктәптә физика, математика фәннәреннән балаларга белем биргән, бүген инде лаеклы ялда.

Менә шундый киң күңелле, олы йөрәкле, бар нәрсәдән канәгать булып, шөкер итеп яши белгән өлкәннәргә карыйсың да – сокланып куясың. Алар – үрнәк, олы тормыш мәктәбен үткән чын шәхесләр! ​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар