Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гасыр кичкән буын вәкиле

Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм җирле җитәкчеләр килде.

Өй тулы кунак – балалары, оныклары әбине котлап, гаҗәеп матур чәчәк бәйләмнәре алып килгәннәр, тәмле тортлар пешерткәннәр, Ижау чәкчәгенә кадәр бар.

Нина Ивановна Буа районының Әлши авылы кызы. 1923 елның 10 февралендә дөньяга килә, 8 сыйныф белем алгач, окоп казырга җибәрәләр. 1942 елда шәфкать туташлары хәзерли торган мәктәпкә укырга керә. Ике ел белем алгач, безнең Балтач районына, Чепья хастаханәсенә эшкә җибәрелә. Сугыш чоры, әтисе вафат, өстәвенә, абыйсы хәбәрсез югалды дигән хәбәр килеп төшә.

– Мин монда-тегендә бармыйм дип торалмыйсың, сугыш вакыты, кая кушалар, шунда барырга тиешсең, бармыйсың икән, төрмә, – дип искә ала әбекәй.

Районга дүрт кыз кайталар, райздрав аларны төрле авылларга билгели. Нина Ивановна Борнак авылында халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлый. Аннан аны Арбор авылына күчерәләр. Нина Ивановна Бөек Җиңү көнен Арборда каршылый. Сугыш тәмамлангач, хезмәт юлын Түнтәр авылында дәвам итә. Колхозлар ярлы чак, авылларда медпунктлар юк. Габделбәр Фәйзрахманов дигән кешеләрнең икенче катында авырулар кабул итәләр. Күп вакыт өйләргә барып дәвалыйлар. Трахома дигән күз чире чыккан вакытлар, дарулар юк, хәерчелекне, юклыкны әйтеп бетерә торган түгел, дип сөйли Әминә апа (татар динен кабул иткәч, исеме Әминә була). Тора-бара балалар бакчасына мөдир-тәрбияче итеп билгеләнә. 1950 елда Закир исемле Түнтәр егетенә кияүгә чыга.

– Башка милләт вәкиле булсам да, беренче көннән үк мине яраттылар, – ди әбекәй. – Мөселман динен кабул иткәч, Әминәгә әйләндем. Кайнатам Зариф дини кеше иде, биш вакыт намазын калдырмады, уразасын тотты. Авылдашлар хөрмәт итеп, ак бабай дип йөртте. Эшкә булган, ипле кеше иде, мал-туар тотты, балалар тәрбияләште. Бик матур яшәдек.

Кайнатасы авырый башлагач, Әминә апа эшеннән китеп, бабайны тәрбияли, кадер-хөрмәттә яшәтеп, соңгы юлга озаталар. Алтын куллы, дистә еллар күрше авылда ферма мөдире булып эшләгән Закиры белән дә 60 ел тату гомер кичерәләр.

Йөзьяшәрләрдән һәрчак озын гомерле булуның серен сорыйбыз. Әминә апа да бу сораудан читтә калмады.

– Юкка-барга игътибар итмәскә кирәк, – диде ул. – Менә мин кем нинди гозер белән килсә дә, кире бормадым, картым да, үзем дә ярдәм итәргә генә тордык. Күршеләр белән дус яшәдек. Кара мунчабыз уртак иде. Яхшылык эшләргә кирәк, яхшылык бит ул – үзе дәва, яшәү чыганагы, гомерне озайту чарасы.

Ана даны ордены кавалеры, хезмәт һәм тыл ветераны бүгенге көндә төп нигездә уртанчы кызы Рәсимә, кияве Васил гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Үтә дә сабыр булуы белән әле дә сокландыра. Иске өйгә тоташтырып салынган үзенең ветеран өенә әле дә булса атлап керә, җайлап урнаша. Дүрт баласы да әниләрен зурлап яши, кызганыч, олы куанычы, горурлыгы булган улы гына мәрхүм булган. Инде оныкчыкларының балалары бар, әнә, бер яшь килене әбекәйне сабые белән таныштыра, «Максим атлы без», ди.

Олы улы Шамил кечкенәдән үк белемгә омтылган, әйләнә-тирә матурлыкның нечкәлекләрен күрә белгән. Соңгы 15 елын Удмуртиянең Ижау каласының баш архитекторы булып эшләгән, Рәсәйнең Мактаулы хезмәткәре, дәүләт премиясенә ия булган кеше, Удмуртиянең һәм Рәсәйнең атказанган архитекторы. 34 ел эшләү дәверендә биредә А.С.Пушкин һәйкәлен, Дәүләт курчак театрын, Удмуртия Республикасы Президенты резиденциясен, драма театрын һәм башка бик күп архитектура биналары иҗат иткән. Балтач халкы яратып йөри торган зоопарк та Шамил Закир улы хезмәте. Кызганыч, лаеклы ялга чыгарга ике ай кала мәкерле авыру аны арабыздан алып китте. Икенче улы Камил елга техникумында белем ала, Ханты-Мансийск милли округында Объ елгасы буйлап газчыларга йөк ташучы пароходта эшли. Бүгенге көндә Тәтеш каласында яши. Өченче кызы – Рәйханә Ижау каласында шәфкать туташы һөнәрен ала, яраткан һөнәре буенча хезмәт куя. Хәзерге вакытта Түнтәр авылында яши. Дүртенче кызы Рәсимә тормышка чыгып, Свердловский каласында гомер итәләр, хәзер исә авылда әниләрен тәрбиялиләр. Кече кызы Рәсилә дә шәфкать туташы, 36 ел үз һөнәре буенча Ижау каласында эшләп, лаеклы ялга чыга (әлеге гаилә турында Рәфхәт Зарипов чыгарган «Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога» дигән китапта урын бирелгән, бу китап телдә «Түнтәр китабы» дип йөри).

Дөнья иркен, дөнья киң, һәркемгә дә бу дөньялыкта урын җитә. Йөзьяшәр Әминә әбигә дә балаларының игелегенә кинәнгән хәлдә, бәхетле гомер телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөзьяшәрләр