Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гатифә Саттарова: "Бүгенге тормышлар бик матур, бик рәхәт бит. Шушы гомер яшәсәм дә, яшәп туймадым бит әле..." (фото)

Бүген - 9 январь көнне Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче Саттарова Гатифә Хәммәт кызына 90 яшь тулды.

- Гомерем буе эшләп яшәдем. 12 яшьлек чагымда колхозга эшкә чакырып, мине сиппарат аертырга куйдылар. Әле тагын хуҗалыктан кәҗә, сарык сөтен җыеп, аны Яңгулдагы сөт-май комбинатына төшереп тапшыра торган идем. Кечкенәдән олылар эшен эшләп үскәнгәме, эшкә таза булдым мин. Сугыш чорында урагын да урдым, ындыр табагында да эшләдем, ат җигеп җир эшкәртү, симәнә ташу, урман кисү, агач өстерәтү кебек ирләр эше күп эләкте миңа. 1944 елның урак өстендә мине колхозда бригадир итеп куйдылар. 1947 елга кадәр эшләдем. Бик авыр еллар иде, аны сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел инде...
"Сугыш тәмамланды!" дигән хәбәрне дә басуда ишеттем. Ул көнне иртә эшчеләремне тау башындагы басуда эш кушып, урнаштырып төшеп килгәндә каршыма ашыгып килүче ир кешене күреп алдым. Ул уполномоченный булып билгеләнгән Яппаров Ягъфәр булып чыкты. Сугыш бетүен әйтү белән, тау башына эшчеләргә шатлыклы хәбәрне әйтергә йөгердек. Бу - көн әле дә хәтеремдә", диде дә күз яшьләренә ирек биреп, елап җибәрде юбилярыбыз. Әйе, халык язмышын, ил кайгысын, югалту сагышын, сугыш афәтен бар йөрәге, бөтен күңеле аша кичергәне керсез яшьләр булып тәгәрәде...
1947 ел азагында Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Саттаров белән тормыш коралар алар. 5 бала - 4 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалар үстергән чакта өйдә торырга туры килсә дә, эшкә чыгу белән Гатифә апаны кабаттан бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыгар чак җиткәндә дә Йосыф Галимуллин килеп, "Сездән дә кулай кеше булмас, Гатифә, әйдәгез Гарифҗан белән икегез авылда хуҗалыктан сөт җыю эшенә алыныгыз әле?!" дип мөрәҗәгать итә. Шуннан соң алар икәүләшеп 9 ел шушы хезмәтне башкаралар.
Хезмәт тәрбиясендә үскән балалары да әти-әниләренең горурлыгы бүгенге көндә. Һәркайсының гаиләсе, үз тормышы бар. (Тик кызганыч, бер уллары ел ярым элек фават булган, урыны оҗмахта булсын).
"Бүгенге тормышлар бик матур, бик рәхәт бит. Шушы гомер яшәсәм дә, яшәп туймадым бит әле... Балаларым белән, 12 оныгым, 21 оныкчыгым янәшәсендә сөенеп яшәргә насыйп булсын иде!..." дип тели ветеран. Аңа җавап итеп, "Амин!" диләр балалары.
Ул бүгенге көндә Гатифә апа Саттарова тормыш иптәше хөрмәтенә салынган ветеран йортында олы улы Мөнир, килене Кәүсәрия тәрбиясендә яши. Килен белән килешеп, бер уйда, бер үдә булып гомер итүләренә дә 45 ел булган. "Шуңа да бу йортта иң якыны ул миңа", - дип мактый киленен.
Гатифә апаның сүзләрен җөпләп Яңгул авылында гомер итүче кызы Хәлимә дә кушылды: "Әйе, олы абыебыз белән Кәүсәрия апабызга чиксез рәхмәтлебез. Без кунакка киләбез дә китәбез. Төп йорт булгач бу нигездән кеше өзелми. Һәрвакыт якты йөз, кайнар ризык белән каршы алалар. Әнибезне хөрмәтләп яшиләр. Әле тагын озак еллар әниебезнең йөрәк җылысын тоеп, шулай бергәләшеп, таза-сау булып яшәргә насыйп булсын иде", дип ихлас теләкләрен ирештерде.
Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килгән күп санлы туганнары, кода-кодагыйлары янына җитәкчеләр дә кушылды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте баш зоотехнигы Рафис Галимуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250