Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гайшә апа Хамбаловага - 90 яшь (+фото)

Республикада онытылып баручы һөнәрләрнең берсен саклап калучы - комган ясау остасы Габделфәрт Хамбаловның тормыш иптәше Гайшә апага бүген 90 яшь тулды.

Кызганыч, 68 ел парлы гомер кичергәннән соң Габделфәрт абый узган ел 92 яшендә вафат булды.  Алар тирә-якка үрнәк булып, милли гореф-гадәтләребезне саклап, үзләренә тиң 6 бала - 3 ир һәм 3 кызлары тәрбияләп үстергәннәр. Тик кызганыч, бер уллары 48 яшендә вафат булган. 

Гайшә апа Хамбалова бүген 90 яшьлек юбтлее уңаеннан, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләген кабул итеп алды. Юбилярны котларга төп нигезгә балалары, онык-оныкчыклары, якыннары, танышлары җыелды.

Гайшә апа турындагы язма белән Хезмәт газетасының алдагы саннарында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сау-сәламәт булып, безне шатландырып яңадан күп еллар яшәргә насыйп итсен сиңа Ходай, Гайшә апа!