Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Геройлар туган якта

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Һәр җирлек, белем учагы, предприятие-оешма әлеге зур датага ныклы әзерлек белән килә. Мәктәп укучылары тарафыннан сугыш һәм ветераннар, тыл хезмәтчәннәре хакында материаллар туплана, ил азатлыгы өчен үзләрен аямый көрәшкән райондашларыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан видеоматериаллар әзерләнә. Җирлекләрдә дә ветераннарның тормыш-көнкүрешен яхшырту, һәйкәлләрне төзекләндерү көнүзәк мәсьәлә итеп...

Районыбыз тарихында исемнәре зур хәреф белән язылган Советлар Союзы Геройлары Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимовларны биргән Шода, Куныр авыллары да 70 еллык юбилейны зур әзерлек белән каршы алырга җыена. Әлбәттә, бу юнәлештә белем учаклары матур башлангыч күрсәтә. Куныр урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тәбрис Газыймҗанов белдерүенчә, укучыларның өлкәннәрдә булып, көндәлек өй эшләренә ярдәм итүе дә бик күпне сөйли. Мәктәп базасында эшләп килүче «Авыл тарихы» музееның «Якташлар Бөек Ватан сугышында» дигән бүлеген материаллар белән баету юнәлешендә армый-талмый эшләгән, эзләнгән көннәре.
Якыннарының, туганнарының Советлар Союзы Геройлары турындагы истәлекләрен туплау да укучылар һәм музей җитәкчесе алдында торган беренчел бурыч. Куныр, Шода авылларында Герой исемен йөрткән урамнарның чисталыгын, төзеклеген ныклы контрольгә алу исәпләре. Сыйныф сәгатләрендә, тарих дәресләрендә дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы еш яктыртыла. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сугыш темасы киң колач ала. Җирлекләрдә китапханә, клуб хезмәткәрләре дә юбилейга җиң сызганып әзерләнә башлады. Геройлар туган якта юбилейлар бигрәк тә зур югарылыкта үтәргә тиеш. Һәм ул шулай булыр да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250