Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гөлбикә Җиһаншина: "Озын гомерлелекнең сере - тынычлыкта" (фото)

15 гыйнвар иртәсе юбилейларга бай булды. Курмала авылында гомер итүче Гөлбикә Гомәр кызы да Җиһаншина да үзенең 90 яшь тулган көнен билгеләп үтте.

Төп йорт балалар, кияү-килен, онык, оныкчыклар, туганнар тавышыннан гөрләп тора. Без барыбыз бергә җыелганда 45 булабыз, дип таныштырудан башлады Гөлбикә апа.
- Мин - шушы Курмала авылы кызы. Авылдашым Гарифҗан белән 1953 елда өйләнешеп, 51 ел бергә яшәдек. Тормыш иптәшем бик тырыш, тәртипле, ипле кеше булды, 81 яшендә вафат булды. Бик матур, тату тордык. Шуңа да озын гомерлелекнең сере - тынычлыкта, бердәмлектә, бер-берең белән килешеп яшәүдә диясем килә. Картым белән икебез дә гомер буе Ленин исемендәге колхозда эшләдек. Ул 35 ел тракторчы булса, мин терлек карадым.
7 балабыз - 3 кызыбыз, 4 улыбыз туды. Бүгенге көндә барысы да исән-саулар. 16 оныгым, 13 оныкчыгым бар. Төп йортта улым Мансур һәм киленем Гөлбану белән гомер итәм, - дип тормыш юлы белән таныштырды Гөлбикә апа.
Әниләре янәшәсенә җыелган кызлары да әти-әниләре хакындагы истәлекләр белән уртаклаштылар: "безнең әни сабыр холыклы, ярдәмчел булды. Әтине бик хөрмәт итте. Безне дә шуңа өйрәтте. Әтиебез эштән кайтып, өстәл янына килеп утырмыйча безнең ашарга утырган булмады. Аны көтә идек. Ишле бала булгач, билгеле, кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп үстек. Әти-әниебезгә без гомеребез буе рәхмәтле, биргән тәрбияләре, киңәшләре безгә терәк һәм бик кирәк!"
Юбилярны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, "Сорнай" авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250