Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гөлҗиһан Нәбиеваның 100 яшьлегендә дә очрашырга язсын!

Күңелсез балачагы дәһшәтле еллар белән алмашына. Өч абыем да сугышка китте. Тик аларны кабат күрергә насыйп булмады, яу кырында калдылар

Балтач җирлегендә яшәүче Нәбиева Гөлҗиһан Хәсән кызына 11 декабрь көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте кадрлар бүлеге инспекторы Гөлия Әсхәдуллина юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.



Гөлҗиһан Хәсән кызы Нәбиева тумышы белән Алан авылы кызы. Ишле гаиләдә үскән ул. Балачагы юклыкта үткәнгәме, “ул елларның нәрсәсен сөйлисең инде аның?” дип кенә куйды ул. Инде бераз үсеп кул арасына гына керә башлаганда дөньяларның астын-өскә әйләндереп, тормышларны җимереп, илебездә Бөек Ватан сугышы башлана. Күңелсез балачагы дәһшәтле еллар белән алмашына. Өч абыем да сугышка китте. Тик аларны кабат күрергә насыйп булмады, яу кырында калдылар. 1942нче елда авылдагы яшьрәкләрне җыеп, Урал якларына шахта казырга алып киттеләр. 4 ай ярым чамасы эшләгәч, андагы авырлыкка чыдый алмыйча, качып кайттык. Аннан кайткач колхозга эшкә кердем. Сугыш чоры вакыты – ирләр дә юк, атлар да юк... Мине бригадир итеп куйдылар. 5 ел дәвамында авыр елларда мин шул вазыйфаны башкардым. Әтием белән әнием бик нык бетерештеләр, авырып урын өстенә калдылар, аларны карап озаттым. 1947 елда Бөрбаш егете белән гаилә кордык. Тормыш иптәшем Җәләлетдин - Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Аның белән 47 ел бергә гомер иттек. 8 балабыз туды. Ләкин берсе яшь ярымлык чагында, ә икенчесе үскәч гүр иясе булды. Бүгенге көндә алтысы исән-сау. Һәркайсы килеп хәлләремне белешеп, ярдәмләшеп торалар. Хөкүмәт бабаем хөрмәтенә яңа өйле итте. Бүгенге көнемә Аллага шөкер дип сөенеп, гомер итәм! – дип сөйләп бирде юбилярыбыз тормыш баскычларын күз алдыннан кичереп.

Гөлҗиһан апа тормышыннан канәгать булып, Балтач бистәсендә олы улы Гыйлемҗан белән килене Гөлнур апа тәрбиясендә, 10 оныгы белән 13 оныкчыгы өчен кадерле әби булып гомер итә. Гөлҗиһан апаның 95 яше тулганда да камил акылында, үз аңында булып, дога кылып, һәр туган таңны куанып каршылавы сокландыра. Киләчәктә дә имин көннәр, бәрәкәтле еллар насыйп булып, 100 яшьлегендә дә очрашырга язсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәбиева Гөлҗиһан