Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гөлләр кебек матур, кояш кебек нурлы... Гөлнур

Җиргә аны ямьле язлар алып килә. Шуңадырмы, ул гомер буе гөлләр кебек матур, яз кояшы кебек нурлы һәм ягымлы.

Сүзем Көшкәтбаш авылында туып, бүгенге көндә Балтачта яшәүче Гөлнур Вәлиева хакында. Бүген аның 60 яшьлек күркәм юбилее. Тормыш иптәше Васил, кызлары Чулпан һәм Алсу, улы Фәсыйх, килен-кияүләре, балдан татлы оныклар төп йортта туганнарны, кода-кодагыйларны, күрше һәм дусларны түгәрәк өстәл артына җыя.
Гөлнур 1954нче елның 14нче маенда Галиябану һәм Ибраһим Фатыйховлар гаиләсендә өч малайдан соң беренче кыз бала булып дөньяга аваз сала. Кечкенәдән җырга-моңга әвәслеге, матур сөйләме белән аерылып торучы Гөлнур мәктәптә үтүче һәр чарада актив катнаша. Хезмәт юлын туган мәктәбендә башлап җибәрә, читтән торып укырга керә. Аннан соң Субаш мәктәбенә укытырга күчә. Укытучы булып эшләгән елларында да сәхнәдән төшми ул. Балтачта үткән чираттагы отчет концерты аның язмышында зур борылыш ала.
- Концертта туганнан-туган энем белән һинд биюен башкардык. Нәкъ шул чакта клубка Васил килеп кергән, - ди Гөлнур ханым ул вакыйга хакында.
Егет зифа буйлы, чибәр, озын кара чәчле Гөлнурга бер күрүдә гашыйк була. Дүрт ел буе кызның мәхәббәтен яулый Васил.
Гөлнурга көндезге укуга дикторлар әзерләүче бүлеккә күчәргә тәкъдим ясыйлар. Зур тырышлык белән өйдәгеләрен ризалатып өлгерә ул. Әмма һәрчак тәвәккәл Васил Ибраһим абый белән Галиябану ападан кызларын сорап, ризалыкларын ала. Шулай итеп яңа гаилә барлыкка килә.
- Ике нәсел кушылгач, без бербөтен булып якыннарны бертигез дәрәҗәдә кайгыртып, хөрмәтләп яши башладык. Синеке, минеке дигән бүленеш булмады, - ди юбиляр.
Яшь киленне Вәлиевлар үз кызлары кебек каршы ала. Тыныч, гади, сабыр холыклы Гөлнурны Василның туганнары да үз итә. Тормыш иптәше Васил Хәбибуллович райпо председателе булып эшләгән елларда да ул һәрчак гади булып кала белде. 33 ел бистәнең 3нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасында мөдир булып эшләп, сабыйлар, әти-әниләр күңелендә дә тирән эз калдырды. Әле дә булса, аны туган коллективы яратып, зур хөрмәт белән сагынып искә ала. Ул исә үзеннән соң матур эз калдыруына, гаиләсенең, туганнарының исәнлегенә, аларның уңышларына куанып яши. Шулай гына була күрсен, гөлләргә күмелеп, имин елларда яшәү насыйп булсын. Бу
теләкләргә юбилярның гаиләсе дә бик теләп кушыла.
- Кадерлебез! Бүген дә вакыт дәрьясында, тормыш мәшәкатьләренә күмелмичә, йөрәк назын, йөз матурлыгын, күңел көрлеген саклап, дөньяга ямь һәм гамь өстисең. Киләчәктә дә сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: гаиләң өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле, -диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250